Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә Федераль законны гамәлгә ашыру һәм профилактикалау турында

Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсенең Баш киңәшчесе А.В.Лохотскойның «Җирле үзидарә органнары эшендә коррупция куркынычларын профилактикалау турында» докладын, Актаныш муниципаль районы Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе А.Р.Вәлиуллинаның һәм «Актаныш муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә Федераль законны гамәлгә ашыру һәм профилактикалау турында» өстәмә докладчыларын тыңлап фикер алышканнан соң, Актаныш муниципаль районы Советы КАРАР ИТТЕ:

1. Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге Баш киңәшчесе А.В. Лохотскойның, «Җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә коррупцион куркынычларны профилактикалау турында», Актаныш муниципаль районы Башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе А.Р.Вәлиуллинаның һәм «Актаныш муниципаль районында коррупциягә каршы тору өлкәсендә Федераль законны гамәлгә ашыру һәм профилактикалау турында» өстәмә докладчыларның мәгълүматын игътибарга алырга (кушымта итеп бирелә).

2. Барлык предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләренә, милек рәвешләренә бәйсез рәвештә, Актаныш муниципаль районы җирле үзидарә органнарына үз эшчәнлегендә әлеге карарга таянып эш итәргә, эшчәнлекнең ачыклыгын һәм үтәкүренмәлелеген тәэмин итәргә, план нигезендә коррупциягә каршы тору буенча чаралар комплексын гамәлгә ашырырга, муниципаль хезмәттә билгеләнгән чикләүләрне һәм тыюларны тайпылышсыз үтәргә, коррупциягә каршы пропаганда максатларында укулар оештырырга һәм системалы рәвештә үткәрергә, куелган бурычларны тормышка ашыруда һәм әлеге карарның үтәлешен тәэмин итүдә актив катнашырга.

3. Әлеге карарны «Актаныш таннары» район газетасында бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемдә калдырам.

 

Актаныш муниципаль район 

Советы Рәисе

Э.Н.Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев