Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов олимпиада хәрәкәтендә югары уңышларга ирешкән укытучыларны һәм аларның укучыларын хөрмәтләде

Бөтенроссия һәм республика күләмендә үткәрелә торган фән олимпиадаларының муниципаль этабы нәтиҗәләрен йомгаклау һәм җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов хезмәтләрендә югары уңышларга ирешкән укытучыларны хөрмәтләде.

                  Энгель Нәвап улы Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле  Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең   татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова Тәнзилә Мөхәммәтгатуф  кызына, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернатының инглиз теле  укытучысы Ганиева Фәйрузә Филарис кызына,  Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле  Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең   тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Моталлапова Энҗе Зәет кызына, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернатының рус теле һәм әдәбияты  укытучысы Нуриева Ирина  Альбин кызына, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернатының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гилметдинов Марат Илсур улына район башлыгының Мактау кәгазен тапшырды. 
          Актаныш 1 нче  урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф  укытучысы Шәкүрова Фәнисә Таһир кызы, Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле  Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Борханова Гөлшат Дамир кызы, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернатының физик культура укытучысы Харрасова Алсу Рәскат кызы, Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Галиева Ленара Рафаил кызы район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

           Математика, инглиз теле фәннәреннән җиңү яулаган укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучылар Энгель Фәттахов кулыннан шулай ук рәхмәт хатлары һәм күчтәнәчләр алдылар. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев