Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның Җиңү бәйрәме белән котлавы

Бөек Җиңү язын илебезгә алып кайткан кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, районыбызның акъәбиләре, сугыш чоры балалары!

Актаныш муниципаль район Советы, район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан чын күңелемнән тәбрик итәм.
1945нең Җиңү китергән языннан соң 76 ел вакыт узды. Хәзер инде сугыш елларының авырлыклары һәм афәтләрен күрмичә дүртенче буын дөньяга килә. Әмма һәркайсыбызның йөрәгендә сезнең батырлык турындагы хәтер мәңге яшәячәк. Без илебезнең сугышчан елъязмасына Актаныш районы халкының үз өлешен кертә алуы белән горурланабыз. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән Бөек Җиңү көненә кадәр актанышлылар “Барысы да фронт өчен!” дигән шигарь белән яшәгән. Сугыш кырында 20632 якташыбыз Җиңү хакына көрәшкән, батырлыклар кылган, аларның яртысыннан артыгы сугыш кырларында ятып калган. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт фронтында катнашучы һәркемгә чын күңелдән рәхмәтләр һәм хөрмәтебезне белдерәбез. Без сезгә, ветераннарыбызга, ярдәм һәм хезмәттәшлек, зирәк киңәшегез һәм яшьләрне тәрбияләүдә үрнәк булганыгыз өчен ихлас рәхмәтле. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе, лаеклы тормыш телибез!
 

Энгель ФӘТТАХОВмуниципаль район башлыгы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев