Актаныш

Актаныш районы Татар Ямалысы авылы мәчетендә балалар өчен кышкы ял оештырылды

Мәчеттә лагерь өченче тапкыр оештырыла.

             2022 ел гыйнвар аеның беренче атнасында Актаныш районы Татар Ямалысы авылы мәчетендә балаларның кышкы ялы оештырылды. Биредә бер төркем малайлар-кызлар кышкы каникулда да ял иттеләр, күңелләрен сафландырдылар, дин сабагы алдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Балаларны, үсеп килүче яшьләрне әхлаклы итеп тәрбияләү, аларга дин сабагы бирү өчен янып-көеп йөрүче Татар Ямалысы авылы мәчете имам хатыйбы Назыйл Харисов, аның тормыш иптәше Ләйлә абыстай һәм аларның уллары Галинур җәйге-кышкы балалар ялын оештыруга бик җаваплы карый.

«Һәр бала белән телебезне үстерү, әти-әни хакын зурлау, намаз укып, әхлаклылык сыйфатларын үстерүгә кагылышлы бик күп темаларны үз эченә алган дәресләр, балалар күңелендә кече яшьтән ныграк сеңеп кала. Гарәп телен өйрәнүгә нигез салына. Шуның өчендә ялларны файдалы итеп үткәрү өчен балаларны бирегә китерәбез", ди әти-әниләр.

Мәчеттә лагерь өченче тапкыр оештырыла.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/religion/09-01-2022/aktanysh-rayony-tatar-yamalysy-avyly-m-chetend-balalar-chen-kyshky-yal-oeshtyryldy-5846817

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: