Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районында комплекслы чара узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 6-Подпрограмма чараларын тормышка ашыру кысаларында кулланучылар хокукларын яклауның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы даими рәвештә үткәрелә. Халыкның кулланучылар һәм хокукый белемен арттыруга юнәлдерелгән превентив чараларга зур игътибар бирелә. Шуңа бәйле рәвештә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка мәгълүмат җиткерү һәм агарту белгечләр алдында торган өстенлекле бурычларның берсе булып тора.

 

Кулланучылар хокукларын яклау - сатучыларны камилләштерергә һәм яхшырак булырга этәрүче үзенчәлекле корал. Кулланучылар базарында товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә карата намуссыз сатучыларга һәм башкаручыларга, сыйфатсыз товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә карата дөрес таләпләр куя торган таләпчән кулланучы тәрбиясеннән башка нәтиҗәле куллану базарын үстерү мөмкин түгел.

Реклама

Актаныш районына чираттагы сәфәр дә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белем бирүдән башка узмады. Белгечләр тарафыннан Актаныш районы сәүдә объектларында социаль әһәмиятле азык-төлек, сыра, алкогольле продукция бәяләре мониторингы, кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнар нигезләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән чара үткәрелде. Чарада катнашучылар белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнардагы үзгәрешләр каралды. Аерым алганда, «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, кулланучыга шундый ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны ремонтлау яки алыштыру чорында түләүсез бирү турында таләп кагылмый торган озак вакытлы кулланыштагы товарлар исемлеген һәм мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында, тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген раслау турында» 31.12.202020 ел, №2463 Хөкүмәт карары законлы көченә керү турында. Хәзер ваклап сатуның яңа кагыйдәләре, кулланучының ремонт яисә алмаштыру чорында аңа түләүсез шундый ук товар бирү турында таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеге һәм кире кайтарылырга яки алышынырга тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге гамәлдә. Дистанцион һәм комиссия сәүдәсе, автоматлар аша товарлар сату үзенчәлекләре язылган. Чара ахырында барлык катнашучыларга да «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм күзаллауларын киңәйтү өчен тематик буклетлар таратылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев