Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШ РАЙОНЫНДА ТАГЫН ЯНГЫН: Бу юлы "кызыл әтәч" Киров авыл җирлегенең уяулыгын тикшергән (+ФОТОЛАР)

Шөкер, кеше корбаннары юк.

 15 октябрь төнге сәгать икедә  Актанышның 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлегенә ГЛОНАСС+112  системасы аша Киров авылында йорт яну турында хәбәр килеп ирешә. 


Күрше-тирә уяу булмаса, М.Нургалиев урамындагы бу йорт, мөгаен, дөрләп янып беткән булыр иде. Оператив хезмәтләрнең вакытында килеп җитүе дә хәл иткеч роль уйный, билгеле. 


Киров, Иске Сәфәр, Югары Яхшыйдан килгән янгын сүндерү машиналары фаҗигане башлангыч мизгелләрендә үк авызлыклый. Йортның 2 кв.метр чамасы гына ялкын телләреннән зыян күрә. Беренчел фаразлар буенча, янгын электротехник сәбәпләр аркасында чыккан. Шөкер, кеше корбаннары юк. 
 

фотолар Актанышның 103 санлы янгын сакчылыгы бүлегеннән алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев