Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районында яшәүче 9 мең пенсионер 10 мең сум акча алачак

Бер тапкыр бирелүче әлеге акчаны алу өчен Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итергә кирәкми, түләү автомат рәвештә билгеләнә, пенсионер пенсия ала торган китерү оешмаларына җибәрелә һәм пенсия ала торган көнне түләнә. 2021 елның сентябрендә 10000 сум акча түләнмәгән очракта акча алдагы айларда күчереләчәк. 

Татарстанда яшәүче миллионнан артык пенсионер бер  тапкыр бирелүче акчалата түләү алачак. 

Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 24 августында кабул ителгән “Пенсия алучы гражданнарга бер тапкыр бирелүче акчалата түләү турында”гы Указы яктылыгында даими рәвештә Россия Федерациясе территориясендә яшәп, 2021 елның 31 августына пенсия алучы гражданнарга 2021 елның  сентябрендә 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча түләнәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе хәбәр итә. 
         Бу акчаны Россия Пенсия фонды линиясе буенча иминият пенсиясе алучы хәрби һәм көч ведомстволары пенсионерлары да алачак (фиксацияләнгән түләү исәпкә алынмый).
         “Пенсионер алган әлеге акчалата түләү аңа башка төр түләүләр һәм социаль ведомстволар күрсәтә торган социаль ярдәм чараларын билгеләгәндә исәпкә алынмый.  Бу акчадан суд карарлары  һәм башкарма документлар нигезендә тотып калулар башкарылмый. Президент бу акчаларны якланган түләү дип бәяләде”, - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
        Шунысын искәртү зарур, бер тапкыр бирелүче әлеге акчаны алу өчен Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итергә кирәкми, түләү автомат рәвештә билгеләнә, пенсионер пенсия ала торган китерү оешмаларына җибәрелә һәм пенсия ала торган көнне түләнә. 2021 елның сентябрендә 10000 сум акча түләнмәгән очракта акча алдагы айларда күчереләчәк. 
          Татарстан Республикасында әлеге төр түләүне 1120000 пенсионер алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев