Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районыннан 3 ир-егет контракт нигезендә Украинадагы хәрби хәрәкәттә катнашачак

      Соңгы атнада Актаныш районыннан 3 ир-егет Украинадагы хәрби хәрәкәткә китү турында контракт төзегән. Тагын 3 райондашыбыз шул рәвешле хәрби операциядә катнашырга теләк белдерсәләр дә, комиссия аларның гаризаларын кире каккан- сәбәбе: электән хөкем ителгән булу һәм сәламәтлек дәрәҗәсе туры килмәү. 

            Хәрби бәрелешләрдә катнашучыларның саны артканнан-арта. Дөньялар барган вәзгыять бүген беркемне дә битараф калдыра торган түгел. Аеруча бүген-иртәгә армия сафларына алыначак егетләр үстерүче ата-аналар борчуда. Әфганстан, Чечня, Карабах кебек кайнар нокталарда балалыктан гына чыгарга да өлгермәгән күпме егетләребез туплар астында калды, сәламәтлеген югалтты, тыныч тормышка кайткач та рухи тертрәнүләр белән яши.

           Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов хәрби хезмәткә чакырылучылар (срочниклар) Украинадагы хәрби операцияләргә җибәрелмәячәк дип ышандырды. Бары тик ирекле рәвештә 60 яшькә кадәрге теләк белдерүчеләр генә хәрби хәрәкәтләргә озатыла. Шулай ук контракт нигезендә 50 яшькә кадәрге гражданнар 4-12 айга килешү нигезендә Украинадагы хәрәкәткә кушыла ала.

               Соңгы атнада Актаныш районыннан 3 ир-егет Украинадагы хәрби хәрәкәткә китү турында контракт төзегән. Тагын 3 райондашыбыз шул рәвешле хәрби операциядә катнашырга теләк белдерсәләр дә, комиссия аларның гаризаларын кире каккан- сәбәбе: электән хөкем ителгән булу һәм сәламәтлек дәрәҗәсе туры килмәү.

         Татарстанда контракт төзүчеләрдән хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен 2 батальон формалаштырыла. Россиянең һәр төбәгеннән шул рәвешле икешәр исемле батальон операциягә әзерлек үтә һәм соңыннан бу сугышчылар Украинага җибәреләчәк. Татарстан хөкүмәте тарафыннан контрактчыларның һәрберсенә 260 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган акча бирелә.  1 ай дәвамындагы хәрби операциягә әзерлек өчен тәүлегенә 2 мең сум акча түләнә. Россия чигеннән чыкканнан соң хезмәт хакы тәүлегенә 53 доллардан исәпләнелә. Хәрби хәрәкәтләрдә актив катнашканнарга 8 мең сум өстәмә бирелә.  

            Бу хакта Ленар Сәмигулла улы хәрби хәрәкәт  ветераннарын искә алу чарасында таныштырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев