Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районыннан Президентта кунакта булган яшь гаилә белән әңгәмә

27 август көнне үрнәк гаиләләр Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановта кунакта булдылар. Актанышыбыздан Эльвира һәм Руслан Мортазиннар да шушы тантаналы чарада катнаштылар.

– Аллаһның рәхмәте белән бик матур чара оештырганнар. Президентыбызның котлаулары барлык катнашучыларның да күңеленә якын тоелгандыр. Әлхәмдүлилләһ, мөселман гаиләләре дә бар иде. Балтач районыннан таныш мөселман кардәшебез белән күрешеп сөйләшү тәэсирләрне тагын да арттырды. Яшь гаиләләр дә, урта яшьтәгеләр һәм өлкәннәр дә бер дәрәҗәдә хөрмәтләү күрделәр, – диде Руслан Рөстәм улы.
Руслан хәзрәтне районда белмәгән кеше юктыр. Ул – районыбызның имам-мөхтәсибе. 


Матур, үрнәк гаилә коруның сере нидә? Аллага шөкер, динне өйрәнгән, намаз укыган гаиләләргә моны аңлау кыен түгел: ничек яшәргә кирәклеге Изге Китабыбыз Коръәндә язылган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.с. дә Җәбраил г.с.нән беренче аятьләрне ишеткәч, мәгарәдән куркып кайтып, хәлне иң беренче булып хатынына – Хәдичә анабызга аңлата. Хәдичә анабыз р.г. Аллаһның сүзләрен ихластан кабул итә, иренең пәйгамбәрлегенә шундук ышана.  


– Динебездә гаилә – иң мөһиме. Үзебездән тәрбияле, дини балалар тәрбияләп калдырырга тиешбез. Гаиләдә милләтебезгә, динебезгә хезмәт итүче, иң кимендә, 3 бала булырга тиеш дип саныйм. Кызганыч, Пәйгамбәребезнең угыл балалары сабый чакта ук вафат булганнар. Кыз балалары пәйгамбәребезгә нык якын булган сәхәбәләренә тормышка чыгып, ислам диненә бик зур хезмәтләр куеп калдырганнар, – дип өстәде сүзен Руслан хәзрәт. 


Президентыбыз да әлеге чарада ясаган чыгышында балалар тәрбияләүгә аеруча басым ясаган. Республикабызда гаиләләрне сакларга, милләтебезгә хезмәт итүче балалар тәрбияләргә 
кирәклеген дә әйткән. 
Руслан һәм Эльвираның никахлары 2006 елда була. Ул чакта әле дини туйлар сирәк күренеш. Күҗәкәдә шәригать шартларына туры китереп үткәрелгән шундый вәгазьле туйны Мортазиннар үз ишегалларында үткәрә. Хатын-кызлар һәм ир-атлар аерым урыннарда утыралар, бер-берсен күрмиләр. Өстәлдә – хәләл ризыклар. Теләкләр дә Аллаһ ризалыгын өмет итеп теләнә. 
Күҗәкә – Русланның туган авылы. Мәдрәсәдә гыйлем алган егет Күҗәкә мәчетендә имам вазифаларын башкара. Актанышта район мөхтәсибәтенә җитәкче итеп сайлангач та, туган җирлеген ташламый. Ә Эльвира Сарман якларында туып үссә дә, әнисенең туган авылы Күҗәкәгә дәү әниләренә кунакка еш кайтып йөри. 


Яшьләр танышып, аралашып, озакка сузмыйча гына өйләнешергә ниятлиләр. Русланның тәкъдиме кистереп әйтелгән бер сорау белән бергә ясала. “Яулык бәйләргә, дини кагыйдәләр буенча яшәргә ризамы син?” – дип сорый ул япь-яшь кыздан. 


Кызда оялчанлык, кыюсызлык билгеләре күренеп торса да, тәвәккәл адымны ясаудан куркып калмый. Җиңле, озын күлмәккә күчә, чәчләрен яулык белән яшерә. Иң мөһиме: үҗәтлек һәм зур рәхәтлек белән иреннән ислам дине кагыйдәләренә өйрәнә.


Авылдамы, район җирлегендәме, имам-хатыйбның эшләре бик күп. Һәрвакыт мәчеттә булырга, аның хуҗалык эшләрен дә алып барырга туры килә, шул ук вакытта халык белән аралашу да күп вакытны сорый. Ә Актанышыбыз – матурлыкны, гүзәллекне һәм яшеллекне ярата торган як. Шундый җирлектә мәчет ихатасын тәртиптә, чисталыкта тотмау мөмкин түгел. Гомумән, ислам дине үзе үк чисталыкка, пөхтәлеккә корылган. Чисталык – иманның яртысы дигән хәдис тә бар. Район үзәгендәге мәчетләр дә, авыллардагы Аллаһ йортлары да үзләренә җәлеп итәрлек матур, пөхтә булырга тиешләр. 
Аллага шөкер, Актанышның Җәмигъ мәчете үзенә тартып тора. Капка төбендә, ишегалдында бер бөртек чүп күренми. Яшел чирәме, чәчәкләре күзләрне иркәли. Мәчеткә килгән кеше Аллаһ йортыннан җан тынычлыгы, күңел байлыгы алып китә. Аның сихәт бирүче диварларыннан да шифа бөркелә.  


5 вакыт намазны мәчеттә укырга тырышкан имам-мөхтәсибнең гаиләсендәге тынычлык та ислам кагыйдәләрен үтәп яшәүләренә нык бәйледер. Аллаһның рәхмәте, икесенә дә сабырлык хас. Гаилә башлыгы сүзне дәвам итеп, болай ди:
– Көч-куәтне Аллаһы Тәгалә бирә. Минзәлә, Менделеевск, Әгерҗе, Мамадыш, Алабуга кебек шәһәр-район мәчетләрендә уздырылган җыелышларга барырга туры килә. Казанга ТР Диния нәзарәтенә еш йөрелә. Тормыш иптәшемнең догалары белән, Аллаһы Тәгалә юлда йөрергә ярдәм итә. Киләчәктә дә сәламәтлектән аермасын, булган гомеребезне динебезгә хезмәт итүгә багышлап, балаларыбызга иман байлыгы биреп, хәерле гыйлемнәр алып, шул гыйлемнәр белән гамәл-гыйбадәт кылып яшәргә насыйп булсын, иншалла.

Олы кызлары Мәрьямгә – 10, уллары Сәеткә – 8, кечкенә Әминәгә – 1 яшь. 
– Балалар иртән мәктәпкә җыенганда, аларны акыллы, тәртипле, иманлы булыгыз, дип озатабыз. Олыларны олы, кечеләрне кече итәргә өйрәтәбез. Бәхетле-тәүфыйклы булсыннар, дип теләкләр телибез, - дип, Эльвира да сүзебезгә кушылды. 


Гаилә матур булсын өчен хатын-кызга тырышлык кирәк, ирне хөрмәт итәргә, балаларга әтинең гаиләдә олы кеше икәнлеген күрсәтеп яшәргә тиеш, дип саный ул.


– Бәләкәй чагымда күрше әбиләр дә, үземнең әбием дә: “Кызым, теләгән теләкләр кабул була ул. Иманлы кеше туры килсен, бәхетем булсын иде”, – дип телә, диләр иде. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә мине Руслан белән бүләкләде. Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен, иманлы кеше насыйп итте. 
Мортазиннар ике якны да тигез күреп яшиләр. Ял көннәрне чиратлаштырып Күҗәкәгә, Сарманга кайтып йөриләр. Ике яктан да әтиләре вафат, гомерләре озын булмаган, урыннары җәннәттә булсын. Ә әниләре аларны көтеп ала. 


– Нинди генә гаиләдә дә ир белән хатынның бер-берсенә ачуы килми калмыйдыр. Ә сез мондый чакта нишлисез?
Руслан хәзрәтнең җавабы шундый: 
– Бер-береңә каршы әйтүнең мәгънәсе юк. Динебез дә ачуың чыкса, я эндәшми тор, я икенче бүлмәгә кереп кит, я ике рәкәгать намаз укы, ди. Сабыр булып 
калырга кирәк. 


Эльвира исә:
– Дини тормышта яши башлау кешене дә, аның яшәешен дә яхшы якка үзгәртә. Харамнан читләшәсең, хәләл ризык белән тукланасың. Аллаһның яклавын, саклавын тоясың.
Алар бер-берсенә хөрмәтен  Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте дип аңлаттылар. Әлеге очрашуда катнашкан өчен район җитәкчелегенә һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиевага рәхмәт белдерделәр.

Мәрьям:
– Әнием бик тырыш, ул безне ярата. Тәмле ризыклар пешереп ашата. Әтием таләпчән, тыңламасаң, әз генә ачуланып та куя. Мин сеңлем Әминәне карыйм, өйне җыештырам, ашарга пешерергә булышам.


Сәет:
– Мин дә әнигә булышам, керләрне төрергә, савыт-саба юарга, уенчыкларны тәртипләп куярга ярдәм итәм. Әтием белән мәчеткә йөрим. Анда укыйбыз, әтиемә эшләрендә булышам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев