Актаныш

Актаныш районының алдынгы укучылары Татарстан Республикасы президенты белән очрашты

Бүген, 25 декабрьдә Яңа ел бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, төрле конкурслар һәм олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты.

Балалар өчен дәрәҗәле чыршы бәйрәме "Баскет-холл" мәйданында үтте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яшь татарстанлылар республиканы федераль һәм халыкара бәйгеләрдә уңышлы таныталар. “Сез эш сөючән яшьләр. Сезнең һәрберегез билгеле бер өлкәдә үзегезне күрсәтә алды. Сез безнең горурлыгыбыз һәм өметебез ”, диде Татарстан Республикасы Президенты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: