Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШ СУЛЫШЫ: Авыл җирлекләре хисап тотарга әзерләнә

Елдагыча яңа елга аяк баскач, район  җирлекләрдә  халык белән очрашу  җыеннары башлана.

Актанышта беренче хисап җыелышы 21 гыйнвар көнне   старт ала. 
Җыеннарда авыл башлыклары, хуҗалык рәисләре  узган елгы эшчәнлек буенча хисап тотачак, халыктан кергән сорауларга җаваплар биреләчәк. 


Быел районда халык белән очрашулар үзгәрәк форматта үтәр дип ниятләнә.  Район башлыгы Э.Н. Фәттахов җитәкчелегендәге команда авыл җирлекләрендә булып, шәхси сектордагы эшмәкәрләрнең көнкүреше белән танышачак, очрашулар барышында авыл халкына бүгенге дәүләт программалары буенча тулы мәгълүмат биреләчәк. 


Үз җирлегегезнең яшәешенә битараф булмасагыз, авыл җыеннарына килегез, хөрмәтле райондашлар. Зарларыгызны, теләк – тәкъдимнәрегезне ирештерегез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев