Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШ ТАГЫН АВЫР ЮГАЛТУ КИЧЕРӘ: Райондашыбыз Хәниф Бәдертдинов мәңгелеккә китте...

Ул районның терлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш керткән җитәкчеләребезнең берсе иде.

Озак еллар ветеринария берләшмәсен  җитәкләп, лаеклы ялга чыккан Хәниф Бәдертдинов арабыздан китте. Ул районның терлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш керткән җитәкчеләребезнең берсе иде. 


Хәниф Мисбах улы 1952 елның 1 гыйнварында Иске Семиостров авылында туган. 1978 елда Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаган. Үз вакытында армия хезмәтен үти. Актанышның “Сельхозтехника” оешмасында эшләп ала. Ә институтны тәмамлагач, “Алабуга” совхозында ветеринария табибы булып, сайлаган белгечлеге буенча хезмәт юлын дәвам итә. 


1982 елдан соңгы хезмәт юлы Актаныш белән бәйле. Башта Аккүз ветеринария участогын җитәкли. 1988-2005 елларда Актаныш ветстанциясендә әйдәүче мал табибы, табиб-эпизоотолог, җитәкче урынбасары вазифаларын башкарды. Районда терлекләрнең сакланышын тәэмин итү, тармакны үстерү, малларның торышын яхшырту, дәвалау-профилактик чаралар күрүдә зур көч куйды. 

Реклама


2005 елның 1 апреленнән 2014 елның 1 апреленә кадәр ул шушы оешманың җитәкләде. 


Аның хатынының, балалары-оныкларының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын. Якыннарына сабырлык, сәламәтлек телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X