Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШ ТАГЫН АВЫР ЮГАЛТУ КИЧЕРӘ: Райондашыбыз Марс Шәвәлиев арабыздан китте...

Гади механизатордан хуҗалык рәисе дәрәҗәсенә күтәрелеп, артта калып барган “Октябрьнең 12 еллыгы” хуҗалыгын әйдәп баручылар сафына күтәргән, авылның социаль үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе иде ул. 

Райондашыбыз Марс Фәтхел улы Шәвәлиев вафат. 

Марс Фәтхел улы хезмәт юлын “Үзәк” күмәк хуҗалыгында механизатор буларак башлый. 1964 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Киров исемендәге совхозда механизатор, баш инженер, директор урынбасары вазифаларын башкара. 

1970 елда артта калган “Октябрьнең 12 еллыгы” хуҗалыгына рәис итеп сайлана. Кыска вакытта социаль өлкәне үстереп, авылларны төзекләндереп, хуҗалыкны әйдәүчеләр сафына чыгара. 

Марс Фәтхел улы Шәвәлиев Татарстанның атказанган механизаторы исеменә, “Халык мәгарифе отличнигы” билгесенә, медальләргә лаек була. 

12 май көнне аңа 81 яшь тулган иде. 

Мәрхүмнең туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев