Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш турында, аның шәхесләре турында күбрәк сөйләргә, күбрәк аңлатырга кирәк

#АКТАНЫШҮТКӘННӘНКИЛӘЧӘККӘ проекты кысаларында бүген Актанышның икенче санлы мәктәбендә сораштыру уздырдык. Сораштыруда 8б сыйныфы укучылары катнашты. “Актаныш-информ” җитәкчесе Айнур Гыймадиев балаларга проектның максатын аңлатты. Журналистларның теләге- туган авылыбыз, торган, яшәгән җиребез турында яшь буынны мәгълүматлы итү, аларда патриотик хисләр уяту.

         Сораулар, бер караганда, әллә ни кыен түгел, нигездә, Актанышның барлыкка килү тарихы, географиясе, топонимикасы, халкы турында иде. Әлегә укучыларның җаваплары тикшерелә. Шушы җаваплардан чыгып районның рәсми массакүләм мәгълүмат чараларында Актанышыбызны төрле яклап яктыртырга телибез.  
         Укытучы, 8б сыйныфы җитәкчесе Фирүзә Миркасыймова мәктәптә туган як, аның үткәне, бүгенгесе турында сөйләү өчен аерым дәресләр каралмавын билгеләп үтте. Шуңа карамастан, бу уңайдан актив эш алып барыла:

 

-    Атна саен тәрбия сәгатьләрендә укытучылар бу темага сөйләшүләр үткәрәбез, күренекле шәхесләре турында мәгълүмат бирәбез. Алар үрнәгендә балаларыбызны Актанышның горурлыгы булырдай шәхесләр итеп тәрбияләргә тырышабыз,- диде Фирүзә Миркасыймова.
       

      Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Инсаф Әмирханов Актанышның бик бай тарихлы авыл җирлеге булуын дәлилләп сөйләде. Бик бай тарихи мәгълүматлар тупланган Туган як музее бар. Җиңү паркына гына керсәң дә, Бөек Ватан сугышы чорында актанышлыларның батырлыгы турында бик күпне белергә мөмкин. Әмма укытучылар тарафыннан укучыларга тарихи белемнәр бирү өчен чын-чынлап вакыт җитми. Күбрәк экскурсияләр оештырырга, аңлатырга кирәк, кызыксындырырга кирәк дип саный укытучы.
 

-Актанышка кергәндә  1710 ел дип язылган язу каршы ала. Актаныш-  Петр I идарә иткәндә үк булган авыл. Актаныш авылы турында 1723 елдагы ревизия кенәгәләрендә язылган. 
Актаныш тарихы шәхесләрдән аерылгысыз. Совет чорында чыккан китапларда алар хакында күп язылган. Әмма барысы турында да түгел. Иске Байсар авылында туып-үскән Шәйгәрдән Шәймәрдановны аерым атап үтәсем килә. Ул ТАССРны төзүдә зур өлеш кертә. Мәскәүдә, хөкүмәт җитәкчелегендә эшли. Шундый бөек шәхесебез репрессияләнеп һәлак була. Элегрәк Иске Байсардагы хуҗалык Шәйгәрдән Шәймәрданов исемен йөртте. Аның бюсты идарә йорты каршында тора. Менә шундый шәхесләрне танытырга кирәк.              

          Тарих бик катлаулы. Гомуми тарих, Россия тарихын өйрәнәбез, ә Татарстан тарихына сәгатьләр аз. Нинди генә вакыйгаларны өйрәнсәк тә туган як тарихына кагылып үтәбез, бергә алып барабыз,-дип, безнең башлангычны хуплап алды Инсаф Әфтәх улы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев