Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш яшь белгечләрне эшкә чакыра

Актанышта энергияле, лидерлыкка омтылучан, актив яшьләр өчен өр-яңа проект старт алды. Ул квалификацияле кадрлар мәсьәләсен хәл итүгә бер адым булачак. Проект “Яшь кадрлар резервы” дип атала. Аның турында төп мәгълүмат Актаныш муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылган. Катнашырга теләүчеләр “Район тормышы” дигән бүлекнең “Яшь кадрлар резервы”нда теркәлергә һәм үзе турында видеоролик тәкъдим итәргә тиеш. Яңа елның беренче аенда, ягъни 24-26 гыйнвар көннәрендә “Яшь кадрлар резервы” форумы үткәреләчәк. Болар хакында район Советының киңәшмәләр залында узган брифингта киңрәк аңлатылды.

Альберт Тимиров, район Советы аппараты җитәкчесе:
– Актанышта яшь кадрларга кытлык зур. Дәүләт структурасымы, бизнесмы, социаль өлкәме? Һәрбер тармакта квалификацияле кадрлар җитмәү үзен сиздерә. Әлеге проблеманы хәл итү максатыннан, районда яшь кадрлар резервын булдыру турында карар кабул ителде. 
Яшь кадрлар резервы, дигәндә, перспективалы кадрларны сайлау һәм әзерләү турында сүз бара. Яшьләрне дәүләт учреждениеләренә эшкә урнаштыру өчен кирәк ул. Киләчәктә бу юнәлешне без барлык өлкәләрдә дә киң кулланырга исәплибез. “Яшь кадрлар резервы” форумы Актанышның “Бүләк” лагеренда булачак. Чараның партнерлары – Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы, Яшьләр эшләре буенча министрлыгы, Аграр яшьләр берләшмәсе, Иҗади яшьләр академиясе, Эшмәкәрлекне яклау фонды һәм Иннополис лицее. 

undefined
Районыбызның уңышлы предприятиеләре, алдынгы хуҗалыклары һәм оешмалары белән таныштыру, ТР яшьләр эшләре буенча министрының килүе, Иҗади яшьләр академиясе вәкилләренең чыгышлары, тәҗрибә уртаклашулар көтелә. ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды интерактив уен тәкъдим итәргә әзерләнә. Шәхси эшчәнлекне, команда белән эшли белүне, максатчанлыкны үстерү юнәлешендә тренинглар үткәреләчәк. Форумда катнашучылар идарә өлкәсендә белем һәм тәҗрибә уртаклашалар. 10 финалчы сайлап алыначак. Аларны кадрлар резервына кертеп, үзләре сайлаган юнәлештә үсәргә ярдәм итү, төрле югары уку йортларына җибәреп укыту оештырыла. Киләчәген шушы җирлегебез белән бәйләргә теләгән, лидерлык сәләтенә ия яшьләрне чакырып калабыз.   

Әгәр дә туган ягым – Актаныш дип өзелеп торасың икән, “Яшь кадрлар резервы” сине көтә. 
Ләйсән Нурлыева, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:
– Актаныштан чыккан яшьләрне яңа проектта катнашырга чакырабыз. Чыгышымда, мәгариф идарәсе җитәкчесе буларак, фикерләремне җиткерергә телим. Мәктәп директорлары белән алдагы биш елга перспектив кадрлар планы төзибез. Биш елда нинди фән укытучылары лаеклы ялга чыгарга җыена, нинди белгечлекләр кирәк, яңа алмаш әзерләү ничек бара? Район күләмендә, бигрәк тә, математика, физика, химия кебек төгәл фән укытучылары җитми. Ел саен 100гә якын чыгарылыш укучысы мәктәпне тәмамлый, күбесенең табиб буласы килә. Икенче мәктәптә алынган анкета нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 23 баланың 9ы медицинаны сайларга теләгән. Инженер юнәлешендә һөнәр үзләштерергә теләүчеләр күп. 1 февральгә кадәр БДИ имтиханнарын сайлап бетерергә кирәк. Шуңа кадәр чыгарылыш сыйныф укучыларына дөрес юнәлеш бирергә тиешбез. 2015 елдан башлап, ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан максатчан программалар эшли. Максатчан юллама белән укырга кергән студент 5 ел дәвамында 15 мең сум күләмендә стипендия алып уку мөмкинлегенә ия. Укытучы булырга теләгәннәр өчен – зур форсат бу. Физика, математика, рус теле, башлангыч сыйныф, инглиз теле, химия һәм биология фәннәре укытучыларына кагыла. Үзеңнең мәктәбеңә яки район мәгариф идарәсенә килеп белешергә кирәк. Һәм 5 елдан соң сезне үзебезнең районыбызда көтеп калабыз. 
Яшьләрне торак белән тәэмин итүдә буенча төрле дәүләт программалары гамәлдә. Мәгариф, мәдәният, спорт юнәлешендә, авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә кагылган өстенлекләр шактый. Күпмедер заявкалар җыелды инде. Проектларда актив катнашсагыз, эшле дә, йортлы да булыр идегез.
Назил Латыйпов, “ФОРПОСТ” оешмасы җитәкчесе:
– Форумның төп бурычы – яшь белгечләр арасында актив ял оештыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, җитәкчелек сыйфатлары көчле яшьләрне ачыклау, ярдәм итү. Җыелу вакыты – 24 гыйнварда 14 сәгатьтә “Бүләк” аланында. Төп координаторы – районның яшьләр бүлеге һәм биш кешедән төзелгән күзәтү советы. 20-35 яшьлекләр, 4-5 курс студентлары катнаша ала. Лидерлык сыйфатлары исәпкә алыначак, җиңүчеләр билгеләнәчәк. 
Форум ике этаптан тора. Беренчесе – рәсми сайтта теркәлү һәм 5 минутлык видеоязма презентациясе. Икенчесе – өч көнлек форумда катнашу. 
Программада: беренче көнне район башлыгының сәламләү сүзе. Алдынгы лидерлар чыгышы. Казаннан җитәкчеләр киләчәк. Кичен “Батыр” спорткомплексында кызыклы уеннар оештырылачак. 
Икенче көнне экскурсияләр каралган. Алдынгы эшмәкәрләр, хуҗалык җитәкчеләре белән аралашу, хезмәт коллективларында булу, Эшмәкәрлекне яклау фонды җитәкчесе белән очрашу көтелә. Кичке якта өч төрле тренинг үткәрелә, билгеле бер темага дебатлар оештырыла. 
Өченче көнгә проектлар яклау планлаштырылды. 
Җиңүчеләр билгеләнәчәк, район башлыгы белән очрашу көтелә. Сорауларыгыз булса, яшьләр бүлегенә мөрәҗәгать итегез! Телефоныбыз: 3-44-26.
Альберт Мансуров, район башкарма комитетының социаль һәм мәдәни агарту бүлеге җитәкчесе:
– Яшьләр мәсьәләсе – мөһим проблема. Кадрлар кытлыгы авылда, бигрәк тә, нык сизелә. Мәдәният хезмәткәрләренең 50 проценты – 45-55 яшьтә. 10 елдан соң бу тармакны ни көтә? Мәдәният йортларының күбесе ремонтланды, яңалары салынды. Эше җиңел түгел, әлбәттә, ләкин күңелле. Максатчан укырга җибәрү бездә дә бар. Казан дәүләт сәнгать университетына укырга җибәреп, 5 ел стипендия түләп укытып, яңадан Актанышыбызга эшкә кайтару юллары ачык. 
Кайсы гына тармакны алсак та, тәҗрибәле белгечләр дә, яңа сулыш кертә торган яшьләр дә кирәк. Кайчандыр үзебез дә югары уку йортларын тәмамлап, Актанышыбызга кайттык. Форум кысаларында дебатлар үткәрү кирәк. Күп кеше авыл тормышын аңламый. Хәзер анда яшәү шартлары яхшы. Шул уңайлыкларны форумда күрсәтергә тиешбез. Үзеңнең җирлегеңнең патриоты булырга кирәк.        
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев