Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш зиратында хач кисү: бу вакыйга кемгә отышлы?

Актаныш районындагы зиратта булган гадәттән тыш хәл Татарстан өчен ят күренеш. Шуңа күрә кабер өстендәге хачны кисүне провокация буларак кына бәяләргә кирәк.

 

              Искәртеп үтәбез, Актанышның РТС бистәсе зиратындагы хачны 2021 елның көзендә беренче тапкыр кискәннәр иде. Анда 27 сентябрьдә җирләнгән Такталачык кияве, Ставрополь кешесе -  Виктор Смирнов исемле православ динендәге кешенең мәсхәрәләнгән каберен 9 октябрьдә күрәләр. Әлеге вакыйгадан соң ил күләмендә тавыш купты, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хәл өчен район башлыгы Энгель Фәттаховка шелтә белдерде һәм мондый хәлләр кабатланмаска тиешлеген әйтте. Кабергә Актаныш районы хакимияте яңа хач куйды, район башлыгының урынбасары вазифасыннан алынды. Ә 2022 елның июнендә каберне мәсхәрә итү янә кабатланды. Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов: "Мин моны провокация дип фаразлыйм. Бу коточкыч хәлне булдырмый кала алмавыбыз өчен туганнары һәм якыннары алдында гафу үтенәм. Моның өчен тулы җаваплылыкны үз өстемә алам, мин тиешле җәзаны алырга әзер», – дип, отставкага китте.

Актанышта икенче тапкыр киселгән хач – Татарстан җәмгыятендә милләтара һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ярсыту дәлиле. Биредә төрле дин һәм милләт вәкилләренең дус булып, бер-берсен хөрмәт итеп яшәүләре – республиканың горурлыгы һәм үзенчәлеге. Шуңа кул сузалар. Шул учакка ялкын өстиләр.

Әлеге хәл чыннан да шаккатырлык, чирканыч вакыйга. Өстәвенә, узган елгы тарих кабатлана. Гомумән, Татарстан халкына мондый кыргый гамәлләр бөтенләй хас түгел. Безнең республикада моңарчы андый бәрелешүләр күзәтелмәде, чөнки биредә милләтләр арасында татулык, башка диндәгеләр белән килешеп яшәү, толерантлык хөкем сөрә һәм шулай булачак та. Бу традицияләрнең барысы да гасырлар дәвамында канга сеңгән. Шуңа күрә дә Татарстанда яшәүчеләр бу провокацияне кабул итә алмый, күпләрдә аптырау катыш ачу хисе туа.

Инде утыз елдан артык республикада конфессияләр һәм милләтләр арасында татулык сәясәте алып барыла. Дини экстремизм һәм радикаль милләтчелекнең теләсә нинди чагылышларына каршы аяусыз көрәш бара. Бу процессларга гаять зур игътибар бирелә, шуңа күрә кемнеңдер Татарстанның нәкъ менә шушы нигезләренә һөҗүм ясарга омтылуы гаҗәп түгел.

Бу кемгә файдалы?

Кемгә отышлы? Бу коточкыч хәлне бәяләгәндә борынгы грек юристы Кассиананың нәкъ менә шушы принцибына таянып эш итәргә кирәк. Актаныш районында бу кемгә дә булса отышлымы? Юк. Узган елны шул ук хачны кисүгә бәйле очракның җирле халык һәм район хакимияте өчен медиа һәм җәмәгать резонансы бик көчле булды. Нәтиҗәләр район хакимиятенә барып җитте – ул чакта район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимянова отставкага китте.

Бу җирле дини фанатикларга отышлымы? Былтыргы вакыйгадан соң хокук саклау органнары җирле халык арасында профилактик һәм аңлату эшләре алып барган.

Әлеге хәл республика яки ил дәрәҗәсендә кемгә отышлы? Беркемгә түгел. Украинада махсус хәрби операция барган шартларда мондый экстремизм һәм провокация өчен җаваплылык берничә тапкыр катгый булачагын һәркем яхшы аңлый. Димәк, бу кабахәтлекне оештыручыларны һәм рухландыручыларны илебездән читтән эзләргә кирәк.

Әлеге провокация Украинада эшчәнлеген дәвам итә торган мәгълүмати-психологик операция үзәкләре җитәкчелегендә эшләнелгән дигән шик туа. Әгәр «кемгә отышлы» принцибыннан чыгып карасаң, барысы да шунда барып тоташа. Вакыйга алдыннан Украина кибертеррористларының Татарстан дәүләт органнарының кайбер сайтларына DDoS-һөҗүм итүләрен күрдек. Хач белән провокация шул ук рәттә тора һәм безнең республикага һөҗүм логикасына сыеша.

Ни өчен Татарстан?

Чыннан да, ни өчен нәкъ менә Татарстан дошман эшчәнлеге юнәлдерелгән урынга әверелде? Чөнки биредә атом-төш триадасының (ТУ-160) үсеш алган оборона оешмалары, Танк училищесы, КАМАЗ һәм «Татнефть» урнашкан. Моның күбесе Украинада махсус хәрби операциядә турыдан-туры яки үз ярдәме белән катнаша.

Монда фронт өчен күп нәрсә эшләнә, димәк, безнең республика адресына провокацияләрнең киңәюе котылгысыз. Фетнә чыгару (коткы тарату), таркату, кешеләрне талаштыру – дошманнарга агентлар җибәргән бирем шундый. Кайсыдыр очракта алар кирәкле мәгълүмат белән инандырылган, акча бәрабәренә кайбер субъектлар махсус җибәрелгән инструкция нигезендә хәрби комиссариатларга ут төртә, тимер юлларда диверсияләр оештыра, алдан уйланган акцияләр һәм перфоманслар үткәрә... Актанышта киселгән хачның да нәкъ менә шушылар юнәлешендә баруы ихтимал.

Татарстанга алга таба кабатланырга мөмкин булган мондый провокацияләргә әзерләнергә кирәк.

Уяу булыйк. Бу хәлгә карата безнең кискен гаеп белдерүне күрсәтә торган мөнәсәбәтебез,бердәмлек һәм туганлык, толерантлык – болар барысы да дошманга аның начар ниятләренең мәгънәсез булуын күрсәтергә тиеш. Нишләсәгез дә, Татарстан халкының бердәмлеген таркатып булмаячак! Шуңа таяндык, таянып яшибез һәм таянып яшәрбез!

Альберт Бикбов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев