Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш зиратында өмә: Коръән уку гына түгел, чистартырга да кирәк

Зиратларның чытырманлыкка әйләнә баруы, даими өмәләр үткәрергә кирәклеге турында алдагы язмаларда хәбәр иткән идек инде. Актаныш авылының төрле һөнәр ияләре, нигездә ислам дине кануннары белән яшәүче кардәшләребез бүген шимбә көнне иртән үк авыл зиратында агачлар кисү, үлән чабу эшләрен башлап җибәрде.

           Чын ихласлык белән тотынгач, койма буйлап сырып, үреп баручы куак-агачлар күзгә күренеп кими, тирә-як чистара. Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин үзе дә өмәне башлап-оештырып йөрүчеләрнең берсе. 
       -    Бүген тагын шимбә көнне зиратка җыйналдык. Мәчеткә йөрүче мөселман кардәшләребез дә килде, аларга Аллаһның рәхмәте яусын. Зиратларны чиста тоту бик кирәк. Җеназа намазы уку, мәетне юу тәртипләре турында да сөйләшүләр алып барабыз. Район үзәгендәге каберстан барлык авыл җирлекләренә үрнәк булырга тиеш,- диде Руслан хәзрәт.
            Ришат Анамов зиратка килеп Коръән догалары укудан тыш мәңгелек йортларны чистартып, тазартып тору безнең бурыч диде. Һәм барлык авылдашларны шушы изге эшкә кушылырга чакырды. 

            Зират өмәсендә өлкәннәрдән тыш, урта яшьтәге һәм яшьләр дә катнашты. Җыелган агачларны түгү өчен авыл җирлеге җитәкчелеге йөк машиналарын да китерткән. Барлык чүпләр, киселгән агачларны шунда ук түгү дә оештырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев