Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШ ЗУР ЮГАЛТУ КИЧЕРӘ: Тагын бер райондашыбыз мәңгелеккә күзләрен йомды...

90 яшьлек юбилеен әле 26 майда гына җор күңел белән каршылаган мәгариф отличнигы Ясүр Әхтәмовның йөрәге тибүдән туктады.

Бар гомерен халык арасында үткәргән, көчле оештыру сәләтенә ия мөхтәрәм җитәкче буларак, олы ихтирамга лаек шәхес иде ул. Исеме дә халык хәтереннән җуелмас.

Иске Балтач авылында туып үскән егеткә кечкенәдән үк тормыш авырлыгын үз җилкәсенә күтәрергә туры килә. Әтисе гаепсезгә репрессияләнеп, аларның гаиләсе күп авырлыкларга, кимсетелүләргә дучар була. Шуңа карамастан бу җәберләүләр, ятимлек ачысы Ясүр Фарукҗан улының сабыр канатларын сындырмый, киресенчә, ныгыта гына бара сыман. Белем алырга, тормышта үз юлын табып, югарыга күтәрелергә җай таба ул. 

Ясүр Әхтәмов Минзәлә педучилищесын, аннары Казан дәүләт педагогия институтының география факультетын тәмамлый. 
Хезмәт биографиясен Иске Кормаш мәктәбендә мөгаллимлек итүдән башлый. Тырыш укытучы үз белемен, осталыгын даими күтәреп, зур шәхес булып формалаша. Озак та үтми, аны Куян авылы мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Соңрак Иске Сәфәр мәктәбен җитәкли. 80 нче һөнәр училищесында да директор хезмәтен зур җаваплылык белән башкарды.

Кайда гына эшләсә дә, педагогик сәләте аңа яшәү рәвешен  дөрес билгеләргә ярдәм иткәндер, күрәсең. Лаеклы ялга чыккач та актив тормыш алып барды. Кешеләр белән аралашу, аларга булышу аның шәфкатьлелек сыйфатларын ассызыклый. Репрессия корбаннарының район җитәкчесе буларак,  күңелләре китек кешеләргә теләктәшлеген белдерде, ярдәм кулы сузды. Район ветераннарының шахмат клубын җитәкләде.

Хатыны Роза Латыйпова белән 3 ул тәрбияләп үстерәләр алар. Әтиләре авырып киткәч, һәрвакыт янында булып, балалары аңа бик тә рәхмәтле икәнлекләрен белдерделәр.

Ясүр Фарукҗан улының исеме онытылмас, башкарган эшләре тарих битләрендә сакланыр. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын. Балаларының, оныкларының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аларга сабырлык, сәламәтлек телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев