Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышбашны Эйфель манаралы итүче

Ни өчен нәкъ менә Эйфель манарасы?

undefined

Актанышбаш авылында гомер итүче Шәйхенур Әхмәтов 10 апрель көнне үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды. Шәйхенур ага мөхәрриятебез белән тыгыз элемтәдә торучы, үзенең тарихка кагылышлы язмалары белән даими сөендерүче хәбәрчебез дә.

90 яшен түгәрәкләсә дә, Шәйхенур абыйның егәре әле ташып тора. Һич кенә дә тик торуны белми торган шәхес ул. Шуңадыр да, ул яшәгән йорт та авылда әллә кайдан аерылып тора. Чөнки бер генә капка төбендә дә Эйфель башнясын, аккошлы коены, бизәкләп эшләнгән җил тегермәнен күрмәссең! Боларны Шәйхенур абый үз куллары белән ясаган.

–Ни өчен нәкъ менә әлеге манараны ясарга булдыгыз, –дип кызыксынуыбызга, ул:

– Париждагы Эйфель башнясын татар кешесе ясаган дип укыдым да, мин дә ясап карарга булдым. Тик түбәсенә ай куеп эшләдем, –дип елмайды, һәрчак көр күңелле әңгәмәдәшебез.

Әнә шулай бар эшеннән канәгатьлек хисләре алырга өйрәнгән ул. Оста куллы булуы, мөгаен, әтисе Шәмсиәхмәттән  күчкәндер. Аны бик оста тегүче, итек басучы иде дип искә алды Шәйхенур абый. Үзе дә тормышның арбасына бик яшьли җигелә.

Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укый аласыз.

undefined

 

undefined

 

undefined

undefined

 

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев