Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШЧА ВАНДАЛЛЫК ҮРНӘГЕ: Яшь чыршы үсентеләрен төбе-тамыры белән йолкып ташлаганнар

Ленин проспектының 4 нче йорт яны Актанышка матурлык өләшүе белән данлыклы. Ничәмә-ничә еллар инде иртә яздан алып соң көзгә тикле анда төрледән-төрле чәчәкләр үсеп утыра. Матурлыкны күрә белүчеләр шул тирәдән махсус үтеп-китеп йөриләр. Тик менә кеше хезмәтен юкка чыгарырга теләүчеләр дә табылып тора. Машина юлы буйлап посадкада утыртылган яшь чыршы үсентеләренең өчесен төбе-тамыры белән йолкып ташлаганнар.

Кем эше бу? Изге Рамазан аенда яхшылыкка начарлык белән җавап кайтарырга кайсысының кулы җиткән?

 

Шушы йортта яшәп, күңел җылысын кушып, бернинди авырсыну тоймыйча чәчәкләр үстерүчеләрне  әлеге сораулар бигрәк тә борчый.

– Беркемгә дә начарлык теләмибез, югыйсә. Тирә-ягыбызны чисталык-яшеллек бизәсен, матурлык бар кешегә дә җитсен, дип тырышабыз, – диләр алар.

 

Яшь агач үсентеләрен Фәридә Мостафина моннан берничә ел элек утырткан булган. Чәчәк үстереп, кешеләргә шатлык өләшүче апабыз ул. Мәгариф системасында 38 ел хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан. Хезмәт ветераны. Тәрбия эшен әле дә матурлык белән бәйләп дәвам итә. 74 яшьтә булуына карамастан, җирдә казына, түтәлләр ясый, чәчәкләр утырта, су сибеп үстерә, чүпләрен утый. Болар барысы да күпфатирлы йорт янында башкарыла. Бу исә бик күпләрнең кулыннан килми.

 

 

– Алия белән урынын киңәшләшеп, 10 төп чыршы үсентесе утырткан идем, 1се үсеп китә алмады. Калганнары яхшы гына калыкты. Ел саен төпләрен йомшартып, коры көннәрдә су сибеп торам. 4есен күршем Рөстәм Нәҗмиев, калганнарын балаларым алып кайтып биргән иде. Тернәкләнеп үсеп киткәч, күңел сөенә, – дип каршы алды ул безне.

 

– Чыршыларның йолкып алынуын кайчан күрдегез, Фәридә апа?

– Якшәмбе көнне иртән күршем Рәҗүдә Закирова хәбәр итте. Шок хәлендә калдым. Нәрсә булган, кемгә зыян иткән? Рәхмәт Рәҗүдәгә, “Борчылма, хәзер утыртып керәм,” – дип, шундук ашыгып чыгып китте. Йөрәк түзәмени, мин дә янына чыктым, Алиябез дә килеп кушылды.

 

Шулай итеп, өч күрше чыршыларны, су сибеп, кире үз урыннарына утыртып куйганнар, хәзер инде үсеп китәрләрме, дип борчылалар.

 

Сөйләшүебезне Алия Әмирова белән дәвам итәбез. “Сәламәтлек” бакчачылык ширкәте җитәкчесе ул. Дус, тату күршеләр булып яшиләр алар.

– Бер-беребезгә булышабыз. Тирә-якта чисталыкны сакларга тырышабыз. Видеокүзәтү урнаштырдылар, тик ул өлешчә генә күрсәтә. Кер киптерә торган урын  да читтә кала. Еш кына әйберләрне урлыйлар. Явыз гамәл кылучылар әзрәк уйлансыннар иде. Алар кемгә начарлык эшлиләр соң? Әлбәттә, үз-үзләренә.

 

Фәридә апа:

– Чыршыларның экологик яктан да, сәламәтлек өчен дә файдалы икәнен беләбез. Табигатебезне кислородка баетучы, матурлык бирүче гүзәл агачлар алар. Изге Рамазан ае бара. Яхшы күңелле булырга, явызлык кылудан качарга, күбрәк изгелек кылырга кирәк. Шуны онытмаска кирәк: яман эшләр, гөнаһлар барыбер үзеңә, гаиләңә, балаларыңа начарлык булып кайта ул. Яманлыктан яхшылык көтмиләр, шуны аңласыннар иде.

 

– Тәрбиянең башы – гаиләдә, дигән фикергә мөнәсәбәтегез? 

– Тәртипсез тормыш алып баручы яшь гаиләләргә битараф кала алмыйм, чөнки аларда балалар үсә. Балалар киләчәктә яхшы кешеләр булып үссен өчен гаиләнең күркәм сыйфатларга ия булуы бик тә мөһим.

 

– Фәридә апа, Сезнең балаларыгыз, кунакка кайткан саен, күршеләргә дип күчтәнәчләр алып кайталар икән, чыннан да, шулаймы?

– Аллага шөкер, буш кул белән кайтмыйлар, күршеләрне онытмыйлар. Кече улым Мәскәүдә, олысы Себер якларында, кызым Казанда яшиләр, эшлиләр. Үзләренә шатлык ияртеп йөри алар, шуңа күрә бик бәхетле мин. 

 

Тирә-ягы чәчәкләргә күмелеп утыручы сигез фатирлы шушы йорт яныннан узганда, чыннан да, гүзәллеккә хозурланмыйча мөмкин түгел. Чәчәк үстерүче изге күңелле кешеләр яши монда. Подъездларында яран гөлләр кыш буе чәчәк атып утыра.

 

Йорт янында ничә төрле чәчәк утыртканнарын үзләре дә санап чыга алмадылар. Лаләләр, розалар, пионнар, флокслар, хосталар, баданнар, дәлияләр, бархатцылар, сальвияләр, декоратив куаклар... – аларны, чыннан да, санап чыгу мөмкин түгел. Үсентеләрне өйләрендә дә үстерәләр, сатып та алалар.

 

– Матурлык өчен акча жәлләмим, – ди Фәридә апа. – Быел гына да 10 төп роза гөле сатып алып утырттым.

 

Тик менә шушы матурлыкны гына саклап тотасы иде безгә. Кара җирдә бил бөгеп эшләргә теләмисең икән инде, анысын үзеңә кара; тик башкаларга гына начарлык кылма, и кеше!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев