Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышның ак халат ияләре бүләкләнде (ИСЕМЛЕК + ФОТОЛАР)

Узган атнада районыбызның медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Әлеге вакыйга уңаеннан20 июнь көнне район мәдәният йортында бәйрәм чарасы узды. 

Сәламәтлек саклау өлкәсендә күп еллар дәвамында куйган  нәтиҗәле  хезмәтләре өчен Актаныш үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Светлана Бәхтияр кызы Корбанова, үзәк хастаханәнең гомум гамәли табибы шәфкать туташы Резидә Кәшбетдин кызы Гардисламова, Иске Богады фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Сәрия Вагыйз кызы Гыйльфанова – Рәсәй Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты, Аккүз фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Ләйсән Хәмдегали кызы Анамова, гинекология бүлеге шәфкать туташы Әлфия Тимергали кызы Низамова, Актаныш шифаханәсе шәфкать туташы Фәнүдә Мирсәяф кызы Ибраһимова – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазе, терапия бүлеге шәфкать туташлары Зилбәр Сабирҗан кызы Зарипова, Лерина Хәбирҗан кызы Исхакова – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты, хирургия бүлеге шәфкать туташы Ләйсән Әбесогот кызы  Габдуллина, үзәк хастаханәнең  наркология кабинеты шәфкать туташы Җүәйрә Гафуржан кызы Галиева, Пучы участок хастаханәсе табибы Ильяс Рафак улы Закиров – муниципаль район башлыгының  Мактау кәгазе, үзәк хастаханәнең  дерматовенерология кабинеты шәфкать туташы Ләйсәния Наил кызы Әнвәрова, физиотерапия бүлеге шәфкать туташы Нурия Наил кызы Фәтхелова, үзәк хастаханәнең кече шәфкать туташы Фәнисә Равил кызы Гомәрова, Бүләк авылы фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Лүзия Фирдәвис кызы Лотфуллина, үзәк хастаханәнең балалар бүлеге шәфкать туташы Альбина Хәләф кызы Әминова  муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев