Актаныш

АКТАНЫШНЫҢ “БАЛЛЫ” ВӘЗГЫЯТЕ: Байлар сые ничә сум? ( + бездән шәп лайфхак!)

Бал сезоны башлану белән, балчылар “байлар сыен” сатуга чыгара башлады. Бәясенә караганда, аны, чыннан да, байлар сые дип атау юкка түгел.

Җәйнең чагыштырмача салкын килүе һәм көннәрнең яңгырлы торуы аркасында, быел балчылар бал уңышын әллә ни зурдан көтмәде. Ләкин бал яратучыларга аның ничек, нинди шартларда барлыкка килүе түгел, ә бал үзе кирәк. 

Бал сезоны башлану белән, балчылар “байлар сыен”  сатуга чыгара башлады. Бәясенә караганда, аны чыннан да байлар сые дип атау юкка түгел. 

Актаныш районында 3 литр балга куелган уртача бәя 1500 сумны тәшкил итә. Билгеле, бал хуҗасы үз продукциясенә бәяне үзе куя. Шуңа күрә дә бу нигъмәтнең банкасын 1300 сумга да, 1600-1800 сумга да сатучылар бар. 

-   Бу кадәр бәягә алгач, аның сыйфаты да яхшы булсын иде инде! Чын бал ашыйбыз дип, өметләнеп алабыз бит. Бөтен кеше дә балны ничек сайларга икәнен белеп тә бетерми. Ел да балны балчыларга ышанып алабыз. Мин үзем гел бер хуҗалыктан алам – зарланмыйм, бәясе шактый булса да, балының тәме дә, сыйфаты да яхшы, - дип, быелгы “баллы” вәзгыятькә үз фикерен белдерде танышым. 

ВК төркемендә бу нисбәттән без сораштыру да үткәрдек. Сораштыруда катнашкан 243 кешенең 67се узган елга карый балның бәясе кыйммәтләнүен билгеләп узган. 95 җавап бирүче балның 3 литрын 1 500 сумга юнәткән. Арада хәтта 2000 сумга да бал алучылар булган. Алар гомуми соралучыларның 4,95%ын тәшкил итә, ягъни 12 кеше. 

Сораштыруда катнашучылар арасында балчылар да булгандыр дигән фараз бар, чөнки 29 кеше балны үзе аертуны хәбәр иткән. Шулай ук 29 кеше бал ашамавын белдергән – андыйлар өчен, мөгаен, балның бәясе бөтенләй роль уйнамыйдыр. 

Шулай да халык Актаныш районында балның бәясен әллә ни кыйммәтсенми. Күрше-тирә районнарда, Башкортстанда 3 литрлы балны 1800-2000 сумга сату очраклары да бар. 

Кыскасы, бал яраткан кешене аның бәясе генә куркытмый торгандыр ул. 

Ахырда исә сезгә бер лайфхак тәкъдим итәсе килә: балны бал кашыгының очына гына тигезеп ашаганда, ул тәмлерәк тә була, озаккарак та җитә – тикшереп карагыз әле! 
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: