Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышның сихри тәңкәләре…

Фидаил Мәҗитов Актаныш районы Кыркаентүбә авылында табылган гарәп язулы тәңкә алып килде

“Мәйдан” журналы редакция хезмәткәрләре еш кына гайре табигый хәлләргә юлыгып тора. 

Узган ел рәссам Фаил Ислам «Аллаһ» сүзенә охшаган язулы йомырка алып килгән булса, быел журналыбызның баш редакторы Фидаил Мәҗитов Актаныш районы Кыркаентүбә авылында табылган гарәп язулы тәңкә алып килде. Аны шул авылда яшәүче Равил Каюмов тапкан. Әлеге тәңкә чулпыныкы булуы ихтимал, дисәләр дә, хәрефләре кабатланган язуны укый алучы әлегә табылмады. 

Ни хикмәт, нәкъ шундый ук тәңкәне укытып карау өчен Актаныш районы Аеш авылыннан «Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы Мирһади Разовка да биреп җибәргәннәр икән. Бакчада эшләгән вакытта аны абыйсы тапкан булган. 


Ике редакторда да бер үк «сихри» тәңкә саклануын да очраклы рәвештә шул ук Фаил Ислам ачыклады…
 

чыганак: http://maydan.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев