Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышның ЗАГС бүлегендә Халыкара гаилә көне уңаеннан чара үтте

Очрашуның кунаклары - Актаныш № 1 санлы мәктәбенең 10 сыйныф укучылары, аларның сыйныф җитәкчеләре иде.

Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл вакытында, Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. 


Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч hәм дәрман җыя, күңелен бушатып, җан җәрәхәтләрен дәвалый, белем туплый. 

Әти-әни аның тоткасы булса, балалар - гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк. Бигрәк тә әти белән әни тыныч итеп, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәргә тиеш. Шулай булганда гына, бала дөрес тәрбия ала.
Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлеге оештырып килгән  "Яшь гаилә мәктәбе " дәресләре дә 14 май көнне әлеге уңайдан оештырылды.  


Очрашуның кунаклары - Актаныш № 1 санлы мәктәбенең 10 сыйныф укучылары, аларның  сыйныф җитәкчеләре иде.  


ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булганархивның эшчәнлеген аңлатты. Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде.


Актаныш муниципаль районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, өлкән психолог Фәһимә Шәйгардановалар укучыларга гаиләнең асылы хакында бәян иттеләр, гаилә коруның нинди җаваплы адым булуын да искәртте алар. 


Гаилә көне уңаеннан үткәрелгән мондый ачык аралашу укучылар өчен бик үтемле, файдалы булды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев