АКТАНЫШТА - АЛДЫНГЫЛАР ҖЫЕНЫ: 2018 елда иң яхшы нәтиҗә күрсәткән авыл җирлекләре билгеле (ФОТО + ИСЕМЛЕК)
Ел нәтиҗәләре буенча җирлекләренең социаль-икътисади үсешен тәэмин итеп, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча нәтиҗәле эшләгән авыл җирлекләре билгеләп үтелде.
1 дәрәҗә диплом һәм күчмә кубок белән Әтәс авыл җирлеге бүләкләнде, җитәкчесе Насыйрова Эльвира Флүн кыз.
2 дәрәҗә диплом белән Күҗәкә авыл җирлеге бүләкләнде, җитәкчесе Мусин Ильдар Назиф улы.
3 дәрәҗә диплом белән Такталачык авыл җирлеге бүләкләнде, җитәкчесе Мирзануров Радис Мирзариф улы.
Шулай ук ел дәвамында зур уңышларга ирешкән Иске Сәфәр, Киров авыл жирлекләре дә хөрмәтләнде. Авыл җирлекләре башлыклары - Сайфетдинова Гөлнара Зинфир кызы, Мингазов Флорит Габидин улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев