Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ДЕСАНТЧЫ АЙДАР ФӘСХИЕВ: Десант гаскәрләрендә хезмәт итү- чыныгу, үз-үзеңә ышаныч тәрбияли (фотолар)

Бүген Актанышның Җиңү паркына һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашларыбыз җыелды. 2020 елда һава-десант гаскәрләре оешуга 90 ел тулу уңаеннан элеккеге солдатлар паркка һәйкәл урнаштырган иделәр. Зәңгәр беретлар ел саен 2 августта шушы урында җыелып очрашырга сүз куешты.

Бәйрәмдә элеккеге десантчылар белән бергә аларның гаиләләре, кызлары, уллары да катнашты. Очрашуда десантчылар бер-берсен котлап теләкләрен ирештерде.

Бәйрәмнең символы-ак төстәге хәрби парашютның үзен дә алып килгәннәр, зәңгәр төсәге флаглар әллә каян үзенә җәлеп итеп, десантчылар бәйрәме турында искәртә.


«Зәңгәр беретлар» һәйкәл янында истәлеккә фотога төштеләр, хәрби бурычларын үтәгәндә гомерләре өзелгән десантчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. 

Киров авыл җирлеге башлыгы Илназ Мәгъдәнов 208-2009 елларда Рязань шәһәрендәге парашют-десант гаскәрләрендә хезмәт итә.

Бер ел эчендә 10 тапкыр парашюттан сикереп хәрбиләр алдына куелган норманы үти.

- Шушы бер ел минем тормышымда иң истәлекле чор. Армия хезмәте һәр егеткә кирәк дип уйлыйм, Чөнки хәрби хезмәт кешедә дисциплина тәрбияли. Патриотизм, туган илне ярату хисләре тагы да арта.

Гвардия старшинасы Айдар Фәсхиев 1995-1997 елларда Төньяк Кавказ округында хәрби хезмәтен үти. Аңа кадәр Омск шәһәрендә өйрәнүләр уза.

90 еллар шаукымы армия тормышына да нык тәэсир ясаган, техника, ягулык-майлау материаллары булмау солдатлар хезмәтенә каршылык тудырган. Шуңа карамастан, аның өчен десантчы булып хезмәт иткән еллар- иң истәлеклесе. Айдар абый ике ел эчендә һавадагы очышлар барышында 14 тапкыр парашюттан сикерә.  Десантчы булып хезмәт итү егетләрне физик яктан гына түгел, рухи яктан чыныктыра, үз-үзеңә ышаныч уята, ди Айдар Фәсхиев.  Хәзер армия хезмәте бер генә елга калды, шуңа күрә хәзерге десантчыларга һәр минутның кадерен белеп хезмәт итсеннәр иде дигән теләген дә җиткерде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев