Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта быел да "Бала коляскалары парады " үтәчәк

Актаныш үзәк балалар китапханәсе "Бала коляскалары парады – 2018" бәйгесен игълан итә. 6 июльдә иң үзенчәлекле бала арбасы ясаучылар ачыкланачак.

Бу бәйге 2017 елда старт алган иде (ФОТОЛАР ДА БАР), быел  8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан 6 июль көнне сәгать 10.00., мәдәният һәм сәнгать паркының сбербанк ягыннан кергән өлешеннән башланып китә. Җыелу урыны да шунда.

Бәйгедә бизәлгән балалар коляскалары, велосипедлар, һәм башка бала утырып   йөрү җайланмалары белән  әтиләр һәм әниләр, әбиләр һәм бабайлар  5 яшькә кадәр булган балалар белән катнаша алалар (мөһим шарт:баланың яше 5 яшьтән артмаска тиеш). Шулай ук катнашучылар үзләренә җанатарлар төркеме дә булдыра ала. 


"Коляскалар парады"нда катнашу өчен балалар коляскасын конкурсны оештыручылар тәкъдим иткән темаларга нигезләнеп, төрле технология, өстәмә аксессуарлар ярдәмендә бизәү кирәк. Бәби арбаларын бизәү өчен темалар һәм номинацияләр төрле.Болар: "Милли төсмер" (милли әкият геройлары, милли гореф-гадәтләргә нигезләнгән бизәлеш), "Мультик вакыйгалары" (төрле мультипликацион фильмнарга нигезләнгән бизәлеш). Парадта катнашучылар алдан заявка бирергә тиеш (заявкалар электрон вариантта 25 июньга  кадәр  h-liliya @list.ru  адресына кабул ителә, 89274983242 номерына да шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин).

Хөрмәтле әтиләр һәм әниләр, әбиләр һәм бабайлар, сезне нәниләрегез белән бәйгедә көтеп калабыз. Уйлап тап! Яса! Бәйгедә катнаш! Үзеңне күрсәт һәм бүләк ал!

Тулырак белешмәләр өчен телефоннар - 89274983242, 89600713022. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев