Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШТА ДЖИП СПРИНТ 116: Юлсыз юлда ярышалар – “кызу” булачак!

“ДЖИП СПРИНТ 116” исеме алган юлсыз юл ярышы, атамасыннан ук аңлашылганча, күпкә “кызурак”, “текәрәк” булыр дип көтелә.

2016 елда эшмәкәр Рәдис Хашимов тәүге мәртәбә 8 автоузышчы катнашында туган авылы Иске Байсар җирлегендә машиналар ярышы - УАЗ спринт оештырган иде.

Узган ел ул  икенче мәртәбә уздырылып, Актаныш машина йөртүчеләре белән беррәттән, Яр Чаллы, Зәй, Минзәлә, күрше Башкортстан республикасыннан килгән 18 автоузышчы җитезлектә көч сынашты. Бәйге мизгелләрен тамаша кылырга килүчеләр дә шактый иде. (Видеосы монда)

Быел Иске Байсар җирлегендә әлеге “текә” ярыш 30  апрель  көнне старт алачак. “ДЖИП СПРИНТ  116”  исеме алган юлсыз юл ярышы, атамасыннан ук аңлашылганча, күпкә “кызурак”,  “текәрәк” булыр  дип көтелә. 

1,5 метр тирәнлеккә җиткән сулы чокырлар, каршылыкларны узу мөмкинлеген күрсәтерлек баткаклыклар, таулы җирләр – барысы да булачак дип вәгъдә итә оештыручылар. Син дә кил – үкенмәссең! 

Кыскасы, язып аңлата торган түгел – моны үз күзләрең белән  күрергә кирәк.  

Без сине Актаныш районы  Иске Байсар җирлегендә көтәбез! 

Башлану вакыты: 10.00.   

КИЛМИ КАЛМА -  КЫЗУ БУЛАЧАК! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев