Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШТА - "ЭКО - ЯЗ 2019": "Каенкай" нәниләре "Урман утырту көне" акциясенә кушылды

Агачлар тирә - як мохитебезне матурлаучы, саклаучы, һаваны чистартучылар. Шул уңайдан, 27 апрель көнне республикакүләмендә " Урман утырту көне" дип аталучы акция узачак.

Әлеге акциягә безнең "Каенкай" балалар бакчасы коллективы да кушылды. Әлеге көн шимбәгә туры килү сәбәпле, без бу эшне алгарак планлаштырдык. Бакчабыз территориясенә 2019 нчы ел буларак, 19 төп чыршы агачы утырттык.

Агачларны утыртуга зурлар, мәктәпкә әзерлек, логопед мәктәпкә әзерлек балалары һәм коллективтагы хезмәткәрләр актив катнашты. Күмәк агач утыртуда һәркем, бигрәк тә балалар, канәгать калдылар. Алар киләчәктә тәрбияче апалары белән бергә агачларга су сибеп, тәрбияләп торачаклар.

Әлеге чыршылар зур булып үсәрләр, нәниләргә һаваны чистартучы булырлар. Иң мөһиме - без утырткан агач - куаклар үсеп китсеннәр, алар янәшәсендә яңалары өстәлсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев