Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта көчле дзюдочылар үсә

Командадагы 12 спортчының тагын 10сы призлы урыннарга, шул рәвешле, Актаныш командасы I урынга лаек булды.

Дзюдо буенча III төбәкара турнир “Актаныш” спорт комплексында 21 апрель көнне узды. Ярышка Чаллыдан “Заман” һәм “Олимпийский” клублары, Киров өлкәсенең Кама Аланы, Башкортстанның Уфа шәһәрләре, Дүртөйле һәм Илеш районнарыннан – барысы 7 командадан 77 яшь көрәшче көч сынашты. 

- Актаныш командасында 12 укучы. Безнең төп өмет – Ренат Садретдиновта.Ул быел Идел буе округы беренчелегендә җиңеп кайткан көчле спортчы. Бу юлы аңа катлаулырак бурыч куйдым – 26 кглы бу егетебез авыррак үлчәүдә - үзеннән зуррак малайлар белән көрәшәчәк. Аның өчен борчылып торам, - дигән иде Актаныш спорт мәктәбенең дзюдо буенча остазы Шамил Әхмәтов уеннар башланганчы. 

Реклама

Дзюдо белән 6 яшеннән алып, инде 5 ел бар күңелен биреп шөгыльләнүче Ренат остазының өметләрен бу юлы да аклады – лаеклы рәвештә җиңү яулады ул. Командадагы 12 спортчының тагын 10сы призлы урыннарга, шул рәвешле, Актаныш командасы I урынга лаек булды. 

Менә алар, районыбызда үсеп килүче көчле яшь дзюдочылар: иң кечкенәләр - 2009-2010 елгылар арасында Әмир Ибраһимов – I, Аман Магиадов – II; 2006-2008 елгы кыз-малайлар арасында алда искә алган Ренат Садертдинов, Ислам Шәрифулин, Гөлназ Гыйлмуллина – келәм батырлары, Алия Латыйпова – II урын иясе булды. 2001-2003 елгы яшүсмерләр арасында Артур Хисаметдинов – I, Рөстәм Гайнуллин – II, Мансур Фәхразыев, Рөстәм Фәхерлегаянов, Азамат Фәхразыевлар III урынга лаек булдылар. Командалар арасында уфалылар – II, Илеш районы дзюдочылары III урында. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев