Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШТА ӨЛКӘННӘР КӨЧ СЫНАША: Беләктә - көч, күңелдә - дәрт, күздә очкын уйнап тора (+БЕЗНЕҢ ҖИТЕЗ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген өлкәннәребез сәламәтлекләрен дә ныгыта, үтелгән хезмәт юлларын да барлый, тән һәм җан белән ял да итә.

Әлеге сәгатьләрдә “Актаныш” спорткомплексында авыл җирлекләре, учреждение, оешма-предприятиеләрнең ветераннар командалары Өлкәннәр спартакиадасында көч сынаша. 

Актаныш районында үткән өлкәннәр ункөнлегенә йомгак рәвешендә мондый күңелле чара ел саен оештырыла. Ел саен спорт бәйрәмендә катнашучылар сафы үзгәреш кичерсә дә, сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар бик теләп катнаша монда. 

Картаерга ашыкмаган кадерле өлкәннәребез бүген өстәл теннисы, йөзү, озынлыкка сикерү, боҗрага туп кертү, эстафета кебек сигез ярышны  үз эченә алган спартакиадада иң-иңнәрне билгелиләр. 

Спорт бәйрәменең тантаналы ачылышында катнашкан Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева билгеләп үткәнчә, бирегә килгән һәркем бүген үзен җиңүче дип саный ала. 

Әлеге спартакиада җирлекләрдән килгән ветераннар өчен очрашу, аралашу чарасы да булып тора. Димәк, бүген өлкәннәребез сәламәтлекләрен дә ныгыта, үтелгән хезмәт юлларын да барлый, тән һәм җан белән ял да итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев