Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта сайлаулар тыныч уза

Актаныш районында  VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы  депутатларын сайлаулар тәртип бозуларсыз,  оешкан төстә үтә.

Сайлау участокларында иминлекне 46  полиция хезмәткәре тәэмин итә. Шулай ук урыннарда, янгын куркынычсызлыгын саклау  буенча МЧС хезмәткәрләре бар. 


Район үзәгендәге биш сайлау участогы метал рамнары белән тәэмин ителгән.  Һәр участокта кул метал эзләү приборлары кулланыла.

Һәр сайлау участогында күзәтүчеләр эшли. Күзәтүчеләр арасында төрле партия вәкилләре бар. 

Күзәтүчеләр дә  "сайлаулар гадел, намуслы үтә тәртип бозулар әлегә юк," дип әйтәләр.

Район Эчке эшләр бүлегеннән  алынган мәгълүматларга караганда, сайлау участокларының һәрберсе 7 сентябрь көнне үк сак астына алынган. Болардан тыш, мобиль төркемнәр халык күп җыелган иҗтимагый урыннарда өстәмә рәвештә тәртип булдыруны тәэмин итә. Әлегә кадәр сайлаулар гадәттән тыш вакыйгаларсыз гына узган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев