Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта тавыш бирү нәтиҗәләре

Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова Гомумроссия тавыш бирү нәтиҗәләре белән таныштырды

 

– Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү 7 көн барды һәм 1 июльдә тәмамланды. Бинада, чатырда, өйдә тавыш бирү формасында үтте. Халыкка бик уңайлы оештырылуын ассызыклап үтәр идем. Пандемия шартларында кешеләр иминлеген кайгырту алга куелды.

Районда 22230 сайлаучы исәпләнеп, шуның 21465е тавыш бирде. Бу – 96,5 процент.

Төп канунга үзгәрешләр кертүне хуплап, 95,3 процент сайлаучы “әйе” дип тамга салды. Бу – 20459 кеше.

Тавыш бирүдә катнашкан һәрбер гражданга рәхмәт. Үзебезнең яшәешкә битараф булмаганнарын тагын бер тапкыр исбатладылар. Волонтер, агитаторларның халык белән актив эшләгәнен бәялибез. Татар телендә язылган китапчыкларны өләшеп чыктылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев