Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШТА ЮБИЛЕЙЛАР ДӘВАМ ИТӘ: Апач авылында яшәүче Мортаза Әминов 90 яшен каршы алды (+ФОТОЛАР)

6 гыйнвар көнне Апач авылында гомер кичерүче райондашыбыз Әминов Мортаза Әмин улы да, туган көне уңаеннан, үзендә кунаклар кабул итте.

Яңа ел ялларында  Актаныш районы җитәкчелеге түгәрәк гомер бәйрәмнәрен каршы алучы кадерле өлкәннәребезнең юбилей сөенечен уртаклашты. 90 яшьләрен тутыручы өлкән буын вәкилләренең өйләрендә булып, аларга күңел түреннән чыккан ихлас теләкләрне ирештерү,шөкер, районыбызда күркәм традициягә әверелде.


6 гыйнвар көнне Апач авылында гомер кичерүче райондашыбыз Әминов Мортаза Әмин улы да, туган көне уңаеннан, үзендә кунаклар кабул итте.

Гомер юлын авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләгән мөхтәрәм затны Актаныш муниципаль районы Башкарма коитеты каршындагы капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе Р.В. Сәлимов белән Әтәс авыл җирлеге башлыгы Э.Ф.Насыйровалар тәбрик итеп, Мортаза агага ил башлыгы В.В.Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Э.Н. Фәттаховның күчтәнәч кабын тапшырдылар. 


Тракторист булып эшләгән Мортаза Әмин улы – хезмәт ветераны. Аның  90 еллык гомер “капчыгында” бик күп хатирәләр тупланган, тормышның ачысын-төчесен дә,шатлык-куанычларын да күп күргән ил агасы. Җәмәгате белән 1 кыз, ике ул тәрбияләп үстергән ата бүген малае һәм килене тәрбиясендә тыныч, матур гомер кичерә. 


Туган һәр көнгә куанып яшәүче мөхтәрәм райондашыбызга алдагы көннәрендә дә тән саулыгы, иман ныклыгы насыйп булсын. Юбилеегыз белән, Мортаза Әмин улы! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев