Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныштагы Җиңү көнендә республикабызның “алтын тавышы” чыгыш ясады

Махсус шушы бәйрәм өчен Актанышка республикабызның “алтын тавышы” Филүс Каһиров чакырулы иде.

Кичә Актанышта иртәнге сәгатьләрдә үк башланган Җиңү  көне кич хакимият бинасы каршына райондашларыбызны җыйды.  Шул рәвешле Актаныш халкы көнозын Җиңү көнен бәйрәм итте. 


Махсус шушы бәйрәм өчен Актанышка республикабызның “алтын тавышы” Филүс Каһиров, Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының «MiraS» инструменталь ансамбле һәм башка популяр җырчылар чакырулы иде.  


3 сәгать дәвамында  районыбыз үзәгендә җыр-моң хакимлек итте. 


Гомумән, 9 май көне халык өчен сюрпризлар күп иде. Ачык һавада оештырылган лазерлы шоуны да тамашачы алкышларга күмде. 


Җиңү көне салюты да башка еллардан шактый үзгә иде. Аны тын да алмый күзәткән халык бәйрәмнән еллар имин,күкләр тыныч булсын дигән теләктә таралды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев