Актаныш

#АктанышҮткәннәнКиләчәккә: Яз кояшы кебек җылытасың, тормышны яктыртасың!

Районыбызда үткән һәр чараны бизәгән "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Фәтхуллина Лилия Равил кызы 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

        Лилия Фәтхуллина- «Йолдызлык» фестиваленең иң олы бүләкләренә лаек булган «Ак инеш» ансамбле җитәкчесе.

Актанышның йөзек кашы булган Муса Җәлил исемендәге премия иясе "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе һәм баш балетмейстеры булып эшкә кайткан Лилия Фәтхуллинага ансамбльнең директоры Лилия Ялалова балалар белән дә шөгыльләнергә тәкъдим итә. Шулай итеп, “Агыйдел”нең нәни инеше барлыкка килә- Лилия Равил кызы “Ак инеш” дип исем куша аңа. 10-12 яшьлек укучыларны туплап яңа биюләр өйрәтә башлый. Беренче елда ук “Йолдызлык”та зона бәйгесендә 1 урын яулауга ирешә һәм  яңа җыелган төркем Казанда “Пирамида” күңел ачу комплексында чыгыш ясый. Ә 2020 елда “Йолдызлык” продюсер-клипмейкерлары беренче урын иясе “Ак инеш” биючеләрен төшерү өчен махсус  Актанышка килделәр. “Печән өсте” хореографик композициясе биючеләрнең генә осталыгын гына түгел, районыбызның данын еракларга танытты. Районда узган бер генә чара да "Агыйдел" ансамбленнән башка үтмәгән кебек, "Ак инеш" кызлары-егетләре дә һәр бәйрәм сәхнәсенең үзәгендә.


                  Татар биюен иң оста биючеләр-Актанышта 


Бүген “Ак инеш” ансамблендә 24 укучы. Татар милли сәнгатен пропагандалаучы “Агыйдел” канаты астында эшләгәч, нигездә, балаларга татар халык биюләре өйрәтелә. Шулай булуы табигый, белгечләр дә бит “Татар биюен башкаруда актанышлыларга тиңнәр юк”, диләр.  “Агыйдел” концертларында “Халыклар дуслыгы” композициясендә удмурт, чуваш, мордва биюләрен “Ак инеш”ләр башкарды. 
 

-    Бию кую өчен миңа иң мөһиме көй, музыканың ошавы кирәк. Күңелемә ошаган көйгә нигезләнеп композиция, бию хәрәкәтләре туа. Ә “Йолдызлык”та халык биюләренә ниндидер “йөзем” кирәк. Ел саен катнаша торгач, жюри хәтта сәнгать җитәкчесенең “почеркы”н таный башлый. Мөгаен, җиңүчеләрне дә алар шулай сайлап ала торгандыр, ди Лилия Фәтхуллина җиңү серләре турында сорагач.

 

       «Ак инеш» “Агыйдел”не сугара


“Агыйдел” ансамбле- биючеләр әзерли торган мәйдәни мәйданга әверелде. Биредә 2019 елда Алабуга мәдәният-сәнгать колледжы филиалы ачылып, 8 студент бию серләренә төшенә башлаган иде, 2020-2021 уку елында беренче курска 6 укучыны кабул иткәннәр. “Ак инеш” биючесе Азат Шәяхмәтов быел шушы колледжга укырга кергән, профессиональ биюче булырга әзерләнә. Киләчәккә нияте- “Агыйдел”дә биюче булып эшләү. Азатның уңай үрнәгенә “Ак инеш”нең башка биючеләре дә кушылырга тора, быел ике, киләсе уку елында берничә кыз һәм егет колледжда укуларын хореография юнәлешендә дәвам итәргә исәпли. Студентлар нигездә үзебезнең районнан, шулай ук Башкортстанның Яркәй, Дүртөйле, Чакмагыш районнарыннан килеп укучылар да бар. 
 

-    “Агыйдел”нең үз бинасы, дәүләт ансамбле өчен эшләнгән зур бию залы, анда  шөгыльләнү өчен зур көзгеләр, станоклар булу дәрес бирү өчен искиткеч мөмкинлекләр ача. “Агыйдел” ансамбле “Ак инеш” балаларының икенче гаиләсе кебек.  Директор Лилия Мәүләви кызы һәрчак безне кайгырта, репетицияләрне, чыгышларны һәрчак күзәтеп тора, “Үзебезнекеләр” дия-дия, концерттан соң балаларны тәмле сюрпризлар белән сыйлый. Балаларга сәхнә костюмнары, читекләр тектерелде. Район җитәкчелегенә дә зур рәхмәт әйтәм. Безнең җирлектә балаларны республика, Рәсәйкүләм конкурсларга катнаштыру, алып бару-алып кайту системага салынган. Ә  шәһәр җирендә ансамбльнең хореографы барысын да үзе оештыра, автобусын таба, кунакханә эзли, балалар иминлеген кайгырта. Әти-әниләргә дә рәхмәтлемен. Балаларының ничек шөгыльләнүләре белән һәрчак кызыксынып торалар, ярдәм итәләр,- ди Лилия Фәтхуллина.

 

                           Бүген иң мөһиме- тәрбия


Лилия Равил кызы “Өстәмә белем бирү педагогы биергә өйрәтүче генә түгел, ә балаларның дусты, тәрбиячесе дә,” ди. Чөнки балалар белән рәсми булмаган аралашу аларның күңелен аңларга, уй-фикерләрен дөрес юнәлешкә кертергә  тулы мөмкинлек бирә. “Ак инеш”ләр бию залында атнага хәтта җидешәр тапкыр очрашалар. Расписание буенча атнага 3 дәрес куелган, ә бәйгеләргә әзерләнү өчен бу гына җитми. Яшь биючеләрнең тыгыз график белән шөгыльләнеп каядыр киләп салып йөрергә, ниндидер тәртипсезлек эшләргә хәле дә, теләге дә калмый. 
 

-    Бию-минем тормышым! Мин бию белән яшим, мин бию белән яшьләр арасында яшәрәм. Инде нәтиҗәләрен дә күргәч, икеләтә шатлык хисләре кичерәм,- ди  2010 елда Актанышның  “Мизгел” бию ансамбле белән “Йолдызлык”та беренче җиңүләрен яулап, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган Лилия Фәтхуллина.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: