Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ал күзлекне салгач... бар да күренә

15 май көнне районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Лена Фазлиева, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор, полиция лейтенанты Инзилә Ильясова, гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Эльвира Хәмидуллина белән берлектә, Олыимән һәм Киров авылларындагы исәптә торучы гаиләләрдә булып кайттык.

Ал күзлек аша караганда тормышыбызда барысы да ал да гөл кебек тоелса да, күзлекне салгач әллә нинди язмышлы гаиләләр барын күрәсең. Өстәлләрендә бер телем ипи булмаганнары да, нарасыйлары наз, җылылык күрмәгәннәре дә бар. Балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия әгъзалары тарафыннан оештырылган кичке рейдларда аеруча күренә бу.  15 май көнне районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Лена Фазлиева, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор, полиция лейтенанты Инзилә Ильясова, гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе  психологы Эльвира Хәмидуллина белән берлектә, Олыимән һәм Киров авылларындагы исәптә торучы гаиләләрдә булып кайттык.

Олыимән авылында шундый өч гаилә исәптә тора. Л.Ш.не даими эчүчелек белән шөгыльләнә, тәртипсез тормыш рәвеше алып бара, балаларына тиешле тәрбия бирми, диделәр. Без барганда сәгать кичке 5 иде. Л. эшкә керүен, күптән түгел генә шуннан кайтуын хәбәр итте. Биредә ул кечкенә өч баласы, әнисе, сеңлесе белән яши. Ике энесе дә бар икән. Шушылай зур гаиләне туйдыру өчен шактый гына ризык әзерләргә кирәклеге сер түгел. Тик биредә ашның исе дә килми. Ашарга кем әзерли? дигән сорауга ул: “Мин”, – дип җавап бирде. Әмма өстәлдә бернинди ризык та, ит кисәге дә күренмәде. Суыткыч исә бик зур йозак белән бикләп куелган иде. Әлеге гаиләдә даими булучы белгечләр Л. итне сатып эчмәсен өчен әнисе шулай бикләп тота, дип аңлаттылар. 

Балаларына исә күзләр тимәсен, карап кына тормалы. Ничек итеп шул сабыйларны шайтан суына алыштырырга була? Әлеге ханымның  аналык хокукларын чикләү буенча эш туплана. Балаларын исә әнисенә опекага бирергә җыенуларын ишеткәч, ирексездән елмаеп куйдым. Чөнки әнисе белән Л. бер өйдә яши бит. Димәк, ул балаларын гел күреп торачак. Аналык хокукларын чикләп, аның өстеннән җаваплылык төшереп, иркенләп йөрергә мөмкинлек кенә тудыру булып чыкмыймы бу? Миңа калса, ул үзенең аналык хокуклары чикләнгәнен сизмәячәк тә һәм төзәлергә уйлап та карамаячак. Хатын-кыз яшәгән өйдә ничек кенә булмасын, тәртип булырга тиештер. Биредә тегендә-монда өелеп яткан киемнәрдән, идән тулы чүптән хатын-кыз кулы тимәгәне сизелеп тора. Балалар бакчасына да 4 айлык бурычы җыелган аның. Бер аена яңа гына түләдем, тагын өч айга калды, диде. Шушыларны уйлап булса да, эш бирүчене хөрмәт итеп, хезмәтне калдырмыйча йөрергә кирәктер, дип кат-кат кисәтте аны белгечләр. 

Икенче гаилә яшәүче йорт ихатасы койма белән әйләндереп тә алынмаган. Ясалма баскыч аша гына менеп, өй эченә үттек. Н.У.не эштә, диделәр. Бер атна элек кенә савымчы булып эшкә урнашкан икән. Моның өчен, әлбәттә, сөендек. Кырмыскалы районыннан килгән әлеге хатын-кызның ашарына да, тормыш алып бару өчен кереме дә булмаган. Үзе эчүчелек белән шөгыльләнгән. Олыимәнгә шулай ук күчеп килгән С. белән тора башлагач, бераз алга китеш сизелгән. Балаларына да бераз игътибары арткан. Алар икәүләп дәрес әзерлиләр иде. Мәктәптә яхшы укыйлар, диделәр. Татарча дәрес әзерләргә мин булышам, диде С.

Әлеге гаилә яшәгән өйнең электр чыбыклары бик нык тузган. Аларны алыштыру таләп ителә. 
– Хезмәт хакы алгач, алыштырырбыз инде, – дип озатып калды С. безне.

Өченче гаиләдә яшәүче А.С.не өендә туры китерә алмадык. Дөресрәге, ишеген эчтән бикләп, кертмәде ул. Тәрәзә пәрдәсенең бер почмагыннан карап торганыңны сиздек без, А. Алай итеп кенә язмыштан качып булса икән лә ул. Декабрь аенда приютка җибәрелгән балаңны кайтарыр вакыт җиткәнен уйлыйсыңмы син? Зуррак икесе туганыңда тәрбияләнә. Берәү булса, үзе йөгереп каршы чыгар, мин төзәлдем, зинһар, баламны кайтарыгыз, дияр иде. Хәер, трассада исерек, кыйналган  килеш участок инспекторы табып, реанимациядә ятып чыккан кешедә нинди бала кайгысы булсын?! А.ны аналык хокукларыннан чикләү буенча документлар җыела. Әгәр дә аңына килеп, гадәти тормыш юлына басмаса, аны киләчәктә аналык хокукыннан мәхрүм итәчәкләр. Һәм ул баласын бөтенләй күрмәячәк. 

Киров авылында да эчтән бикле ишеккә тап булдык. Шакый торгач, Р.Г. ишеген ачты. Аның да эчеп-эчеп ала торган гадәте бар икән. Өен җыештырмыйча, инвалид улын карамыйча йөргән өчен улын вакытлыча туганына яшәргә җибәргәннәр. Чыннан да, бу юлы өенең чиста вакытына туры килдек. 

– Зинһар өчен, улымны кайтарыйк инде, мин берүзем нишлим? – дип ялынды ул. Бу очракта аны, чыннан да, аңлап һәм өзгәләнүен хуплап та була. Р.га ничек тә үзен кулга алып, эчүен ташларга кирәк. Шунсыз улын кайтару мөмкинлеге юклыкны ул аңларга тиеш.

Кировтагы тагын бер гаиләдә эчүчелек белән шөгыльләнәләр, дип, сигнал картасы кергән. Анда да булды комиссия әгъзалары. Хәтта үзебезне театрда кебек хис иттек.

Ишекне ачуга, безне йөзе кара көйгән С. апа каршы алды. 
– Улым белән килен шушылай итеп кыйныйлар. Минем эчемә пычак белән кадады, килен үзенең ботына үзе кадады, – дип тезеп китте. Аның сөйләве буенча хәлне тиз генә аңлый торган түгел иде. 

Килен дигән кешене С. биредә 6 ел яши дисә, Э. үзе 4 ел булды, ди. Кайсы дөресен сөйлидер – билгесез. С.нең сүзләре буенча Э.нең законлы ире Минзәләдә  тора икән. 

– Бар, ирең янына кайтып кит димен, юк, китми бит, – ди С. апа. – Мин биредә яшәргә куркам, шуңа әле берәүгә барып кунам, әле икенче кешегә. Кичә генә кайттым. Өй тузган. Көне буе өй җыештырдым. 

Э. исә артык күп сөйләшми, нәрсә әйтсәгез дә миңа барыбер, дигән кебек карап тик тора. Ярар, өлкәннәр арасындагы аңлашылмаучанлык бер нәрсә, биредә бит 7 яшьлек бала бар. Аңа бернинди игътибар тәтемәгәне күренеп тора. Ул үзенең ничә яшьтә икәнен дә белми. Югыйсә, быел укырга керергә тиешле бала бит ул.

Район комиссиясе тарафыннан аларның ныклы контрольдә булачаклары искәртелде. Әгәр Э. баласына тиешле тәрбия бирми икән, аналык хокукларыннан мәхрүм ителәчәге  дә аңлатылды. 

Киләчәктә бу йортны без кергәндәге кебек тәмле пешкән икмәк исләре һәм дус-тату гаилә әгъзалары белән генә күрәсе килә дә бит... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев