Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Алар һәрчак булыша

Язмыш тарафыннан кыерсытылган, мөмкинлекләре чикле кешеләр белән аралашкан вакытта аларның күңелләренең чисталыгына, һәр туган көнгә сөенеп гомер итүләренә сөенәм. Арабызда сау-сәламәт булып та, тормыштан ямь тапмаучылар да бар. Андыйларга нәкъ менә Иске Кормаш авылында яшәүче Дүсә апа Вәлиева кебекләрдән үрнәк алырга кирәктер. Орчык кадәр генә, өй эчендә дә ике таяк...

Язмыш тарафыннан кыерсытылган, мөмкинлекләре чикле кешеләр белән аралашкан вакытта аларның күңелләренең чисталыгына, һәр туган көнгә сөенеп гомер итүләренә сөенәм. Арабызда сау-сәламәт булып та, тормыштан ямь тапмаучылар да бар. Андыйларга нәкъ менә Иске Кормаш авылында яшәүче Дүсә апа Вәлиева кебекләрдән үрнәк алырга кирәктер.
Орчык кадәр генә, өй эчендә дә ике таяк белән көчкә хәрәкәтләнүче әлеге апаның ихтыяр көченең ныклыгына ис китмәле. Шул тикле аралашырга яратканга күрәдер, яныннан кеше өзелми дә.
Без килгәндә дә янына күршеләре кергән, ә ишек алдында мәктәп укучылары кайнаша иде. Алар Дүсә апаны шефлыкка алганнар.
- Рәхмәт инде әлеге укучыларга, бер дә ярдәмнәреннән ташламыйлар. Килеп бөтен эшемне эшләп китәләр. Бүген менә ярылган утыннарымны сарайга кертәләр. Килгәндә төрле рәсемнәр, кулдан эшләнгән чәчәкләрен бүләк итәләр. Ул балаларның килүенә шул тикле сөенәм, - дип шатлыклы хисләр белән каршы алды ул безне.
Дүсә апа - сугыш чоры баласы. Фашист гаскәрләре илдә сугыш башлагач, август аендә аның әтисе -Хатыйпны да сугышка алалар. Ул яуга китеп өч ай үткәч, октябрь аенда Дүсә апа туа. Хисапчы булып эшләүче әнисе Сәгыйдәгә көне-төне хезмәт куярга туры килә. 10 яшендә Дүсә апа салкын тигереп авырый. Шул вакытта организмы хәлсезләнә, иммунитеты какшый. 14 яшендә исә ныклап чирли башлый. Шуннан кеше ярдәменә мохтаҗ булып кала.
- Гел әнием белән яшәдем. Ул мине 50 яшемә кадәр тәрбияләде. Үзе 40 ел хисапчы булып эшләп, пенсиягә чыгып, 87 яшендә гүр иясе булды. Аннан әнинең туганы, сеңлем карады. Хәзер менә бөтен авыл белән тәрбиялиләр, рәхмәт барысына да.
Социаль хезмәткәрләре Айсылу Фәррахова белән Гөлфинә Хәбибуллина да Дүсә апаны һәрчак күз уңында тоталар. Мөмкинлектән чыгып, барлык эшләрен дә эшләргә тырышалар. Күршеләре дә даими кереп, ярдәм итеп торалар.
Тимурчы укучылар белән бергә укытучылары Диләфрүз Газизова да килгән иде.
- Диләфрүзләргә дә рәхмәтлемен. Көнгә әллә ничә кереп, хәлемне белеп кенә торалар. Кызлары кайвакыт иптәшкә куна да калалар.
- Дүсә апа шул тикле ачык күңелле кеше ул. Мөмкинлеге чикле булса да, кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Яшьрәк вакытында бик күп киемнәр текте, чикте, аларны бүләк итеп өләште. Күзләре начар күрә башлагач кына туктады. Өстәвенә аларда һәрвакыт квартирантлар торды. Укытырга килгән укытучыларны үзләрендә яшәттеләр, гастрольгә килгән артистларны да үзләрендә кундырдылар. Һәм берсеннән дә акча алмадылар, - дип сүзгә кушылды Диләфрүз.
Әле дә тик торырга яратмый икән үзе. Тырышып булса да, китаплар, газеталар укый. - Хәзер тагын эш башлана, - дип елмайды Дүсә апа. - Бакчамда яшелчәләр, бәрәңге үстерәм. Сүздә генә булса да, - дип өстәп куйды.
- Шул җиргә шуны утыртыгыз, әле бүген су сиптегезме, дип сорап кына тора ул. Шуңа да үстерәм дип шаяртып сөйләшә, - диде Диләфрүз.
Әнә шулай тормышның кадерен белеп гомер итә Дүсә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев