Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АЛАРНЫ ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ КАБУЛ ИТТЕ: Тантанадан кайткан Хаҗиповлар белән журналистлар очрашты

Журналист һөнәренә мең рәхмәтлемен: нинди генә язмышлар, нинди генә шәхесләр белән очраштырмый ул?!  Бүген менә тагын бер бик матур тормыш юлы узган райондашларым белән танышып кайттым. Зөбәер авылында яшәүче Нурдидә һәм Рифкать Хаҗиповлар алар.

Нурдидә апага тирә-якта сокланмаган кеше юктыр. Үзенең максатына ирешү өчен олыгаеп барганда яңа һөнәр үзләштерә, ике улы армия сафларында хезмәт иткәндә, укытучылыкка укый. Ихатасы тулы мал- туар, авыру кайнанасы, колхоз эшеннән кайтып кермәгән ире булса да, балачактан хыялында йөрткән һөнәрен читтән торып үзләштерә, мәктәптә эшли башлый. 

- Әгәр Рифкатем ярдәм итмәсә, берсе дә булмас иде. Иремнән уңдым. Ул минем теләгемә беркайчан да каршы килмәде. Рәхмәт аңа,-ди яратулы караш белән Рифкать абыйны назлап Нурдидә апа. 

   

 Балалар белән рәхәтләнеп эшли Нурдидә Габдрәкыйп кызы. Кабат яшьлегенә кайткан кебек яшьнәп, яшәреп. Мәктәпне тәмамлагач, аларның сыйныфын мәҗбүри авылда калдыралар. Җыр-биюгә хирыс 17 яшьлек кызны авыл башлыгы Наил Солтанов клуб мөдирлегенә кодалый. 10 ел буена мәдәният өлкәсендә кайный Нурдидә. Менә шул еллардагы тәҗрибәсе мәктәптә эшләгәндә бик ярап куя, балаларны җырлата да, биетә дә, төрле бәйгеләргә әзерли, бергәләп җиңүләр яулыйлар. 

    Пенсиягә чыгу белән җирлекнең ветераннар оешмасын җитәкләргә тәкъдим ясыйлар актив ханымга. 

 

         - Зөбәер белән Түке авылында 200 дән артык өлкән кеше яши. Аларның һәрберсе минем күз уңымда, туган көннәре, юбилейлары җитү белән котлаулар оештырабыз. Игътибарга кемнең күңеле булмасын инде! 


         Нурдидә апа белән Рифкать абый ике ул тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары йорт салып туган авылында төпләнгән, кечесе Чаллы шәһәрендә яши. Икесе дә гаиләле, балалар үстерәләр. 

         40 ел иңгә иң куеп яшәгән Хаҗиповларның гаиләсе авылда гына түгел, районда үрнәк. Кичә Нурдидә апа белән Рифкать абый Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова үткәргән хөрмәтләү тантанасында катнаштылар. Бик күңелләре булып, сөенеп тә, горурланып та кайтканнар алар әлеге тантанадан. 

         Алны-ялны белми эшләгәндә Нурдидә апа, мөгаен, мондый хөрмәтләүләр күрермен дип уйламагандыр да. Әле бит ул клубтан эштән китәргә мәҗбүр булгач, авыл буйлап почта өләшә, 10 ел хат ташучы булып эшли. Соңыннан инде алда әйткәнчә, олыгаеп кына хыялын тормышка ашыра. 

          Нурдидә апаның максатчанлыгына, тырышлыгына исең китмәле! Үз бәхетен үзе ясаган, үз патшалыгын үзе корган матур күңелле ханымнан ничек үрнәк алмыйсың ди?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев