Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Альберт Тимеров нәрсәдән канәгать түгел?

- Альберт Индәрифович, Сезгә халыкның зарын күп тыңларга туры киләдер, ә үзегез нәрсәдән канәгать түгел? - Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өмәләргә чыкмыйлар. Арада актив кешеләр бар, әлбәттә. Шулай ук зиратларда ел саен язгы өмәләр оештырыла. Анда катнашучылар да бик аз. Даими йөрүче берничә өлкән кешебез бар, аларга рәхмәт. Шуңа күрә без...

- Альберт Индәрифович, Сезгә халыкның зарын күп тыңларга туры киләдер, ә үзегез нәрсәдән канәгать түгел?
- Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өмәләргә чыкмыйлар. Арада актив кешеләр бар, әлбәттә. Шулай ук зиратларда ел саен язгы өмәләр оештырыла. Анда катнашучылар да бик аз. Даими йөрүче берничә өлкән кешебез бар, аларга рәхмәт. Шуңа күрә без зиратта җирләнгән кешеләрнең исәбен алырга булдык. Яңа зиратта 1994 елдан бирле 1030 кеше җирләнгәне ачыкланды. Ташландык, исемсез каберлекләр дә очрый. Аларның туганнарын табып, яз көне җыештыруны оештырырга кирәк, дигән фикергә киленде.
Аскы Актаныштагы зиратны каргалар сырып алган, төлкеләр, хуҗасыз этләр җыела, дип бик күп шикаятьләр керде. Агачларны кисеп, төпләрен алып, чистартып, коймаларын төзәтеп, буяп куярга иде.
МТС зиратында да җирләнгән кешеләрне барлап, туганнары белән хәбәргә чыгып, җыештыруны бергәләп башкару кирәк булачак.
Шәхси хуҗалыкларда мал асрала. Алар арасында да ваемсызлар очрап тора, малларын урамнарда иректә йөртәләр. Яңа утыртылган үсентеләрне, чәчәклекләрне, яшел үләнне саклау - бөтенебезнең дә бурычы. Ел саен 2000нән артыграк яшь агач үсентесе утыртыла. Аларны карап үстерергә тиешбез.
Электрон хуҗалык китабы гамәлгә керде. Белешмәләрне шуннан чыгарып бирәбез. Ләкин төгәллеккә ирешү өчен күчемсез милекләрне рәсмиләштереп бетерү зарур. Моңа да бармак аша караучылар эшчәнлегебездә кайбер киртәләр китереп чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев