Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Альбом – сагынуны басучы истәлек

Табигатьтә аклык хакимлек иткән чор. Өйдә без бүген әти белән икәү генә. Төн. Чалт аяз. Тулган ай. Күк йөзе йолдызлар челтәре белән бизәлгән. Шундый матур итеп җемелдәшәләр. Ай янында якынрак булганнары - шат, ераграклары моңсурак шикелле тоела миңа. Уйларымны укыган шикелле әтием: "Аккан сулар кире кайтмаган кебек, балачагыбыз, яшьлегебез дә...

Табигатьтә аклык хакимлек иткән чор. Өйдә без бүген әти белән икәү генә.
Төн. Чалт аяз. Тулган ай. Күк йөзе йолдызлар челтәре белән бизәлгән. Шундый матур итеп җемелдәшәләр. Ай янында якынрак булганнары - шат, ераграклары моңсурак шикелле тоела миңа.
Уйларымны укыган шикелле әтием: "Аккан сулар кире кайтмаган кебек, балачагыбыз, яшьлегебез дә кабат әйләнеп кайтмый. Еллар узган саен, мин дә, улым, әнә шул йолдызлар шикелле, алардан ерагая барам һәм шул елларны сагынам. Ә ул армия еллары белән дә бәйле", - дип сөйли башлады.
Урыныннан торып, фотоальбомын кулына алды һәм, битләрен ачып, әкрен генә, хәрби хезмәттә булган еллар йомгагын сүтә башлады. Хәрби өйрәнүләр, хезмәттәге күнегүләр, төрле бәйрәмнәр... Әйе, бу фотоларның барысында да кадерле әтием - гаиләбезнең терәге - яшь солдат безне "күзәтә".
Әтием - Рәмзис Гайсин 1988 елның 10 ноябреннән 1990 елның декабренә кадәр армиядә була. Алты ай сержантлар әзерли торган җирдә - Мәскәү өлкәсенең Одинцовск районында хәрби бурычын үти. Соңыннан аларны Хабаровск краеның Солнечный районы Леон хәрби частена күчерәләр. Соңгы елын Хабаровскида уздыра.
Хәрби ант кабул иткән көне, парашюттан сикерү, танк йөртүләренең дулкынландыргыч минутларын сөйләгәндә, көчле ихтыярлы булырга, курыкмаска кирәклеген дә аңлатты.
Армия уставын, хәрби антны белү, көн тәртибен төгәл үтәү армия хезмәтенең төп үзенчәлекләре булуына төшендем.
Әтием яшьлегендә Ватан сакчысы булса, хәзер гаиләбезнең таянычы. Ул иң көчле дә, зирәк тә, шаян да. Гаилә - ул кечкенә ватан, ә ир кеше шул илдә җитәкче һәм аны саклаучы, яклаучы кеше.
Әтием мине әниемә булышырга өйрәтә, хезмәт ярату үзем өчен кирәк булуын төшендерә. "Эшкә өйрәнеп үссәң, армия елларында да үзеңә бик җиңел булыр", - ди.
Аның сүзләреннән Ватанны яратырга, солдат булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеген төшендем мин. Ә күзләре, нәкъ күктәге йолдыз кебек, якты яналар иде.
Беренче айларда - әти-әнине, армиядән кайткач, иптәшләреңне сагынасың икән ул. Ә альбом - сагынуны басарга ярдәм итүче истәлек.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев