Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Алда көтә тормыш корабы

26 июнь көнне чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгергәнлек турында аттестатлар алдылар. Кичен исә район хакимияте бинасы яны аларның шат авазларына күмелде. Биредә районның XI сыйныфны тәмамлаган барлык укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылары, мәктәп директорлары барысы бергә чыгарылыш кичәсенә җыйналды. Елдан-ел катлаулана, таләпләре арта барган бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып бетергәч, укучылар да,...

26 июнь көнне чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгергәнлек турында аттестатлар алдылар. Кичен исә район хакимияте бинасы яны аларның шат авазларына күмелде. Биредә районның XI сыйныфны тәмамлаган барлык укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылары, мәктәп директорлары барысы бергә чыгарылыш кичәсенә җыйналды.
Елдан-ел катлаулана, таләпләре арта барган бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып бетергәч, укучылар да, әти-әниләр дә, ниһаять, иркен сулыш алдылар. Әйтерсең, җилкәләреннән авыр йөк төшкән. Алда исә зур тормыш корабы көтә. Анда батмыйча, күңелеңә якын һөнәр сайлап, укуыңны дәвам итү, яраткан эш табып эшләү, үз юлыңны табып, адашмый, абынмый, читкә тайпылмый гомер итү, ай-һай, зур көч, сабырлык сорый. Тормыш диңгезе корабына төрле һөнәр ияләре утырыр.
Киләчәктә кайда гына яшәсәләр дә, кем генә булып эшләсәләр дә, чын кешеләр булып калсыннар иде. Бүген исә алар шундый бәхетлеләр. Барысы да карап кына тормалы матурлар, чибәрләр. Кигән киемнәре генә дә күз явын алырлык.
Моннан 7-8 еллар элек урта мәктәпне тәмамлаучылар район буенча 300дән артык булса, быел 158 бала тәмамлый. Бу бердәм дәүләт имтиханнарының катлаулануы белән дә аңлатыла торгандыр.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәмнәре белән тәбрикләү өчен район башлыгы Фаил Камаев та килгән иде.
Тормыш безнең алга көннән-көн катлаулырак бурычлар куя. Сез шул бурычларны җиңеп чыгарсыз дип ышанабыз. Актаныш районы сезнең белән горурлана. Киләчәктә барыгызга да уңышлар телибез. Тормышның икенче - ирекле баскычына күчкәч тә югалып калмасагыз иде. Әти-әниләрегезнең, әби-бабаларыгызның яраткан уллары, оныклары булып калыгыз. Ходай сезне сәламәтлектән аермасын. Киләчәктә сайлаган һөнәрегез буенча җәмгыятькә кирәкле гражданнар булсагыз, сезнең белән горурланып яшәсәк иде. Үзегезнең Актаныш районы егетләре, кызлары икәнегезне беркайчан да онытмагыз.
Фаил Камаев уку дәверендә мәктәп, район тормышында актив катнашканнары өчен укучыларның барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Актанышның 1нче мәктәбеннән Айгөл Гыйләевага, Алия Гаязовага, Ләйсән Басыровага, Алгиз Исмәгыйловка, Актанышның 2нче мәктәбеннән Алия Әгъләмовага, Гөлфия Хәертдиновага, Зөлфия Хәертдиновага, Регинат Нуриәхмәтовка, Азалия Хөсәеновага, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатыннан Айдар Шәйхинга, Данил Әхмәтшинга муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Быел мәктәпне 21 укучы медальгә тәмамлады. Кичә барышында аларга әлеге бүләкләре тапшырылды.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ләйсән Нурлыева, социаль һәм агарту эшләре бүлеге башлыгы Ренат Сәлимшин, яшьләр эшләре буенча һәм спорт бүлеге башлыгы Айдар Иманаев тәбрик итеп, аларга уңышлар теләделәр һәм укуда, сәнгатьтә, спортта уңышка ирешкән балаларга Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган кичәге сыйныфташларының, мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең күңелләргә үтеп керерлек җырлары бәйрәмгә тагын да бер ямь өстәде.
Ахырдан алар Фирдус Тямаев концертын карап хозурландылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев