Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Алдан тавыш бирү – халык фикерен белү

"Бердәм Россия" партиясенең алдан тавыш бирү көнендә район халкы сәяси активлыгын күрсәтте. 9 сайлау участогында да җанлылык иртәнге сәгатьләрдә үк башланып китте. Төп сайлаулардан бераз үзенчәлекле яклары булса да, алдан тавыш бирүдә катнашучылар бердәй җаваплылык тойдылар. Илебез зур вакыйга алдында тора - 18 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайланачак....

"Бердәм Россия" партиясенең алдан тавыш бирү көнендә район халкы сәяси активлыгын күрсәтте. 9 сайлау участогында да җанлылык иртәнге сәгатьләрдә үк башланып китте. Төп сайлаулардан бераз үзенчәлекле яклары булса да, алдан тавыш бирүдә катнашучылар бердәй җаваплылык тойдылар.
Илебез зур вакыйга алдында тора - 18 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайланачак. Шул уңайдан "Бердәм Россия" партиясе 22 майны алдан тавыш бирү көне дип игълан итте. "Бердәм Россия" партиясеннән күрсәтеләчәк кандидатларны халык тикшерүенә куеп, кешеләрнең фикерен белү нияте белән оештырылды ул.
- Без моңа зур әзерлек белән килдек. "Бердәм Россия" партиясе Актаныш җирле бүлекчәсенең сайлау штабы төзелде. Тавыш бирүне оештыру буенча 46 сайлау участогын берләштереп, 9 тавыш бирү участогы төзелде, - диде "Бердәм Россия" партиясенең Актаныш бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Нурулла Нурлыев.
Район башлыгы Фаил Камаев үзенең җәмәгате белән "Яшьлек" мәдәни үзәгенә килеп, тавыш бирүдә катнашты. Районның башка җитәкчеләрен дә үз участокларында күрергә мөмкин иде. Гомумән, битараф булмаган райондашларыбыз мондый сәяси вакыйгадан читтә калырга теләмиләр, сайлауларда катнашуны үзләренең җәмгыять алдындагы бурычы дип саныйлар, хәтта бәйрәмгә килгән сыман хис итәләр. Иң мөһиме: тавыш бирүләр һәр участокта да тыныч үткән.
"Яшьлек" мәдәни үзәгендә 381нче тавыш бирү участогы урнашкан иде. Актаныш авыл җирлеге Советыннан Илиза Бакирова, Рәйсә Мәрдәнова, Актанышның 2нче мәктәбеннән Илназ Мирзаһитов, Гөлнар Гыйлаҗева, волонтерлар булып, алдан тавыш бирүне оешкан төстә үткәрүгә үз өлешләрен кертәләр.
Санау комиссиясе сәркатибе Айгөл Галимҗанова:
- Безнең участокта эш иртәннән гөрли. Тавыш бирүчеләр актив киләләр. Санау комиссиясе 4 кешедән тора, безгә ярдәмгә волонтерлар килде.
Илиза Бакирова, волонтер:
- Исемлекне компьютерлардан барлыйбыз. Кандидатларның фоторәсемнәре белән исем-фамилияләре күрсәтелгән стендлар эленгән, шуннан да танышалар, бездән дә сорыйлар.
Район башлыгы Фаил Камаев алдан тавыш бирүнең әһәмияте турындагы фикерләре белән уртаклашты:
-22 майда "Бердәм Россия" партиясе уздырган алдан тавыш бирүдә катнаштык. Аны партия эчендәге кандидатларның халык арасындагы авторитетын билгеләү көне дип тә кабул итәбез. Әлбәттә, бу, беренчедән, кандидатларның республика халкы арасындагы абруен күрсәтәчәк. Сентябрьдә булачак сайлауларда партия исемлеген формалаштырганда "Бердәм Россия" партиясе җитәкчелеге күп тавыш җыйган кандидатларга лаеклырак урыннар биреп, рейтингын билгеләр. Халык шуны аңлап, сайлауларда актив катнашып килә. Без сәяси тормыштан читтә кала алмыйбыз. Ул - мөһим. Алдагы 5 елга киләчәгебезне билгеләү бу, шуңа күрә битараф калырга ярамый. Без социаль-икътисади үсешне төзелеш, халыкны эш белән тәэмин итү, яшәү мөмкинлеге белән бәялибез. Болар барысы да "Бердәм Россия" партиясе эшләгән чорда бер сызык булып сызылып бара.
Россия Дәүләт Думасы депутатлары чыгарган законнар, федераль программалар районнарны, авылларны үстерүгә йөз белән борылды дип әйтә алабыз. Ничек кенә зарлансак та, халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен мөмкинлекләр арта. Актанышның үзәге, авылларның йөзе көннән-көн яхшыра бара. Бер генә мисал: Чаллы зонасында безнең район капиталь төзелешкә каралган акчалар буенча, Чаллыдан гына калышып, икенче урында тора. Быел 750 миллион сумлык капиталь төзелеш эшләре башкару планлаштырылды. Президент ярдәме белән быел өстәмә 70 миллион сумлык эш башкарылачак: Адай-Уръяды юлын ныгыту күздә тотыла.
- 18 сентябрьдә булачак сайлауларга да озак калмый. Актаныш халкына теләкләрегез?
- Сәяси тормышта актив катнашып, үзебезгә ярдәм итәрдәй кешеләрне Россия Дәүләт Думасына сайлау, ахыр чиктә, Актанышыбызның социаль-икътисади йөзен яхшыртуга китерәчәк. Менә шуны аңлап, районыбыз халкы алдагы сайлауларда да актив катнашыр дигән ышаныч белдерәм. Сәяси аңыбызны күрсәтергә, битараф калмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев