Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Алдан язылу кирәк

Хезмәт пенсиясен исәпләүдә кагыйдәләр үзгәрү бу ел башыннан балалар өчен пенсия күләмен артыграк алу мөмкинлеге белән бергә, шактый зур ыгы-зыгы кубуга китерде. Әти-әнинең паспортында язылган исем-фамилияләрнең балаларыныкына хәрефләре үзгәреп, хаталы язылу очраклары аз түгел. Ә андыйлар, пенсия артыннан йөри башлагач, тиешле дәүләт ярдәмен ала алмый - закон бар рәсми кәгазьләрдә...

Хезмәт пенсиясен исәпләүдә кагыйдәләр үзгәрү бу ел башыннан балалар өчен пенсия күләмен артыграк алу мөмкинлеге белән бергә, шактый зур ыгы-зыгы кубуга китерде. Әти-әнинең паспортында язылган исем-фамилияләрнең балаларыныкына хәрефләре үзгәреп, хаталы язылу очраклары аз түгел. Ә андыйлар, пенсия артыннан йөри башлагач, тиешле дәүләт ярдәмен ала алмый - закон бар рәсми кәгазьләрдә төгәллек таләп итә. Шушы хәл район ЗАГС бүлегенә документлардагы хаталарны төзәтүне сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең кискен артуына китергән.
- Безнең бер генә хәреф хатасы иде, төзәтеп кенә җибәрегез, дип киләләр, әмма шул бер хатаны төзәтер өчен күпме вакыт китә! Әйтик, 1980 елгы кешенең әнисе 1940 елгы, ди. Шушы 1980 елгы кешенең әни графасындагы хатаны төзәтү өчен, архивтан 1940 елгы документларны алырга, нигезләмәсен чыгарырга кирәк. Акт язуында апаның исеме паспортындагы кебек булган очракта гына, 1980 елгы кешенең туу турындагы таныклыгында әни графасындагы исем-фамилиядә киткән хатаны төзәтеп, белешмә биреп була, - ди район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева. Һәр кешенең документлары белән аерым утырырга кирәк. Шуңа күрә дә, канун буенча, бер кеше документларындагы хәреф хаталарын төзәтү өчен бер ай вакыт каралган. Ә бүген, кешеләр ташкын булып килү сәбәпле, минем каршымда шундый 120 гариза тора.
Җитәкченең борчылуы урынлы - ЗАГС бүлегенең моннан тыш мәҗбүри эшләре дә бихисап. Язылышу, бала туу, уллыкка алу, исем алыштыру, үлем-китем, өстәп, төрле министрлыктан кергән запрослар, ашыгыч документлар, башка төбәк гражданнарыннан килгән хатлар - барысы да тиз һәм вакытында хәл итүне сорый. Район ЗАГС бүлеге каршында оешкан гаилә мәктәбен алып бару, алтын туйлар, яңа туган сабыйларны тантаналы төстә теркәү кебек матур чаралар үткәрү дә кирәк.
Документларда киткән хаталарны төзәтү эшен җайга салу максатыннан, бу мәсьәлә буенча кабул итү көннәре билгеләгәннәр. Атнаның дүшәмбе-сишәмбе көннәрендә, 3-11-37 телефоны аша алдан язылып килү кирәк. Хәзер язылу март аена бара.
- Тагын бер мәсьәлә күңелне борчый: балаларның документларында киткән хата өчен әниләр җавап бирми, - ди район ЗАГС бүлеге җитәкчесе. - Безнең янга таякка таянган, карт әниләрен ияртеп килүчеләр дә бар. 18 яше тулган һәр кеше үз документын үзе төзәттерә, артык мәшәкать ясау кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев