Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Алдануларга юл куймыйк!”

Мошенниклык, ягъни алдау, ышанычка керү юлы белән чит мөлкәтне урлау - элеккеге криминаль кәсепләрнең берсе булып кала бирә. Соңгы вакытта, ул технология һәм җәмгыять үсешенә карап камилләшә бара. Алдауның яки ышанычка керү юлының яңа ысуллары барлыкка килә. Аферистларның корбаннары саны йөзләп түгел, меңләп исәпләнә. Мошенник үзенең корбанын эзли, ә корбан...

Мошенниклык, ягъни алдау, ышанычка керү юлы белән чит мөлкәтне урлау - элеккеге криминаль кәсепләрнең берсе булып кала бирә. Соңгы вакытта, ул технология һәм җәмгыять үсешенә карап камилләшә бара. Алдауның яки ышанычка керү юлының яңа ысуллары барлыкка килә. Аферистларның корбаннары саны йөзләп түгел, меңләп исәпләнә. Мошенник үзенең корбанын эзли, ә корбан - мошенникны, чөнки икесен дә бер үк әйбер - файда һәм акча кызыктыра.
Җинаятьләрнең төре һәм саны ягыннан мошенниклык урлашулардан кала икенче урында тора.
Хөрмәтле райондашлар, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге һәм "Актаныш таңнары" газетасы мошенниклык фактларын булдырмау максатында газета укучылары арасында иң яхшы язмаларга бәйге үткәрә.
1. Бәйгенең бурычы һәм максатлары:
- район җирлегендә яшәүчеләргә мошенниклык фактлары турында аңлату эшләре алып бару, алардан саклану чараларын аңлату;
- мошенниклык фактларын булдырмау.
2. Бәйгедә катнашучылар.
Бәйгедә яшь һәм һөнәр аерымлыклары чикләнмәгән. Социаль яклау, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, укучылар, башкалар иминлегенә битараф булмаган һәр кеше катнаша ала.
3. Бәйгенең шартлары.
Бәйгегә эшләр язмача кабул ителә. Алар башкару сыйфаты, ижади якын килү, теманың яктыртылышы, ачылышы, актуальлеге буенча бәяләнәчәк. Язмаларны "Алдануларга юл куймыйк!" билгесе белән район эчке эшләр бүлегенә китерү шарт. Хәбәрләшү өчен телефоннар: 3-02-05, 3-15-44. Иң яхшы язмалар район газетасында урын алачак.
Бәйге 10 апрельгә кадәр дәвам итә. Җиңүчеләрне Россия Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлек җитәкчелеге һәм "Актаныш таңнары" газетасы журналистлары билгеләячәк.
1 урынга - кәрәзле телефон.
2 урынга - радиоалгыч.
3 урынга - фотоальбом.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев