Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АЛДАУНЫҢ ЯҢА ТӨРЕ: НИКАХТА ОЗАК ЕЛЛАР ЯШӘҮЧЕЛӘРНЕҢ ПЕНСИЯЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ТҮЛӘҮ ВӘГЪДӘ ИТӘЛӘР

Мошенниклар беркатлы пенсионерларның карталарыннан акча "салдыру" өчен тагын бик күп төрле әкиятләр уйлап чыгара. Бу хакта"Челны-24" каналына таянып, "Челнинские известия" яза. Пенсионерлар бик еш алдакчылар тозагына эләгә. Алдау юллары төрле, нәтиҗә бер үк - өлкән яшьтәге кешеләр акчасыз кала. Мондый проблема белән "Челны-ТВ" телеканалының кайнар линиясенә Чаллыда яшәүче Марат исемле...

Мошенниклар беркатлы пенсионерларның карталарыннан акча "салдыру" өчен тагын бик күп төрле әкиятләр уйлап чыгара. Бу хакта"Челны-24" каналына таянып, "Челнинские известия" яза.
Пенсионерлар бик еш алдакчылар тозагына эләгә. Алдау юллары төрле, нәтиҗә бер үк - өлкән яшьтәге кешеләр акчасыз кала. Мондый проблема белән "Челны-ТВ" телеканалының кайнар линиясенә Чаллыда яшәүче Марат исемле кеше шалтырата. Күптән түгел аның әтисе аздан гына мошенниклар тозагына эләкми кала.
Өлкән яшьтәге Чаллы кешесенә пенсия фонды хезмәткәрләре исеменнән шалтыраталар. Телефоннан шатлыратучылар аның пенсиясенә өстәмә түләүләр вәгъдә итә.
Бу гаилә инде берничә тапкыр мошенникларга юлыга. Пенсия фонды хезмәткәрләре исеменнән килеп, төрле хезмәт күрсәтүләр тәкъдим итәләр һәм Марат әтисенең шәхси мәгълүматлары белән кызыксыналар. Соңыннан инде ир-ат гомумән таныш булмаган кешеләргә ишек ачмый башлый. Шуннан соң аларга шалтыратулар килә башлый.
Монысында да Марат ышанмый һәм пенсия фондына шалтырата. Анда аңа, фонд хезмәткәрләре пенсионерларның өйләренә килеп йөрмиләр, телефоннан шәхси мәгълүматлар сорамыйлар, дип җавап кайтаралар. Барлык теркәлүләр дә офиста һәм ябык бүлмәләр уза.
Пенсия фондының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Фәттахов сөйләвенчә, алдау очраклары күп. Пенсионерларга никахта озак яшәгән өчен пенсияләренә өстәмә түләүләр тәкъдим итәләр, өлкән яшьтәгеләргә төрле мактаулы исемнәр бирәләр, карта номерын, ә тагын да беркатлылардан хәтта паролен дә сорыйлар, шуннан соң акчаны алалар. Пенсионерларга һәм аларның балаларына үзләрен пенсия фонды хезмәткәләре дип таныштырган чит кешеләргә ишек ачмаска киңәш итәләр. Шулай ук шәхси мәгълүматларны, карта номерларын таныш булмаган кешеләргә әйтергә ярамый.
чыганак: http://intertat.tatar/hewef_heter/aldauny-ya-a-t-re-nikakhta-ozak-ellar-yash-chel-rne-pensiyal-ren-st-m-t-l-v-gd-it-l-r/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев