Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Алдынгылар бәйрәме белән!

Хөрмәтле райондашлар, хезмәт уңганнары! 2011 ел артта калды. Аны йомгакларга, тулысынча анализ ясарга вакыт җитте. Димәк, без, гадәттәгечә, хезмәт алдынгыларын бүләкләячәкбез. Фидакарьларның тырышлыклары, куйган намуслы хезмәтләре лаеклы бәясен дә алырга хаклы. Районыбызда, дөресен әйтергә кирәк, уңган халык яши. Һәрбер тармакның да үз осталары, әйдәүче хезмәткәрләре, белгечләре бар. Шуңа күрә ел...

Хөрмәтле райондашлар, хезмәт уңганнары!

2011 ел артта калды. Аны йомгакларга, тулысынча анализ ясарга вакыт җитте. Димәк, без, гадәттәгечә, хезмәт алдынгыларын бүләкләячәкбез. Фидакарьларның тырышлыклары, куйган намуслы хезмәтләре лаеклы бәясен дә алырга хаклы. Районыбызда, дөресен әйтергә кирәк, уңган халык яши. Һәрбер тармакның да үз осталары, әйдәүче хезмәткәрләре, белгечләре бар. Шуңа күрә ел йомгаклары буенча бәйрәм уздыру традициясен сакларга тырышабыз. Аны терлекчеләребез, игенчеләребез, төзүчеләребез, башка тармак хезмәтчәннәре үзләре дә түземсезләнеп, зур өметләр баглап көтеп алалар. Күпме көч куеп башкарган эшләрне яңадан бер кат күздән кичерергә, киләчәккә планнар корырга бер мөмкинлек булып тора бу чара.
Корылыктан соң килгән 2011 елда районыбыз халкы сынатмады. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре зур гына уңышларга ирештеләр. Районыбыз басуларыннан 200мең тоннага якын икмәк җыеп алынды. Узган 2010 елгыга караганда, зур сөенечләр белән, мул итеп терлек азыгы хәзерләүгә ирештек.
Төп акча кереме - терлекчелектән. Сөт, ит җитештерү йөкләмәләрен максатчан рәвештә арттыруга ирешеп, елны республикада алдынгылар сафында төгәлләдек.
Терлекчелекне саклап калу гына түгел, ә аны үстерү, малларның санын арттыру, продукция җитештерүчәнлекне яңа технологияләр ярдәмендә яхшырту буенча күп кенә эшләр башкарыла.
2011 ел төзелешкә багышланган ел булды дияргә тулы мөмкинлегебз бар. Бу максатка бик күп төзелеш оешмаларын саклап калуыбыз белән ирештек. Алар үзәктән, республикадан финанслана торган күп кенә проектларны тормышка ашырып, райондашларыбызга шатлык өләшәләр. Ветераннарның торак шартларын яхшырту, күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерүне дәвам итү, социаль-мәдәни объектларны реконструкцияләү кебек эшләр быел да дәвам итә.
Кайсы гына тармакны алсак та, заманадан калышмаган хезмәт сөючән, тынгысыз, нык ихтыярлы райондашларыбыз шактый. Гаилә фермалары төзү буенча яңа башлангычка нигез салынды, шәхси эшмәкәрлекне үстерү буенча алга китеш күзәтелә. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков узган ел берничә мәртәбә районыбызда булып, хезмәт коллективлары белән таныштылар. Республика семинарларының районыбызда уздырылуы да алга яңа максатлар билгеләргә ярдәм итә.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне алдынгылар бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, гаиләләрегезгә имин, тыныч тормыш һәм иң мөһиме - ныклы сәламәтлек телим. 2012 елны районыбызның күрсәткечләре тагын да югарырак булып, моңа һәммәбез дә үз өлешебезне кертербез дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев