Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Алексей Песошин: “Созвездие-Йолдызлык” тормышка юл ача

Республикада унҗиденче тапкыр "Созвездие-Йолдызлык"ның Гран-при ияләрен игълан иттеләр. Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронаты һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза торган "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең йомгаклау гала-концерты үткәрелде. Программада барлыгы 1250 яшь талант иясе катнашты. Фестивальнең Гран-при ияләрен чараның махсус кунагы - Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин бүләкләде. "17 ел...

Республикада унҗиденче тапкыр "Созвездие-Йолдызлык"ның Гран-при ияләрен игълан иттеләр.
Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронаты һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза торган "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең йомгаклау гала-концерты үткәрелде. Программада барлыгы 1250 яшь талант иясе катнашты.
Фестивальнең Гран-при ияләрен чараның махсус кунагы - Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин бүләкләде.
"17 ел эчендә фестиваль республиканың иҗтимагый һәм мәдәни тормышындагы әһәмиятле вакыйгасына әйләнде. Икенче ел рәттән ул ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында үтә. Бу фестиваль зур бер миссия үти - яшь талантларга тормышка юл ача. Мондый энҗеләрне эзләп табып, алар белән бәяләп бетергесез хезмәт башкарганнары өчен - педагогларга, ә мондый киң күләмле шоу өчен оештыручыларга зур рәхмәт", - дип билгеләде Премьер-министр.
"Вокал" номинациясендә Гран-прига Зәйдән "Азаль" җыр һәм бию ансамбле ия булды. Ә "Хореография" номинациясе буенча Гран-прины Лениногорскидан "Пируэт" бию төркеме алды. Фестивальнең җиңүчеләренә һәм аларның педагогларына акчалата премия һәм бүләкләр тапшырылды.
Мәгълүмат өчен. Фестиваль быел катнашу гаризалары буенча узган елгы рекордын 20 процентка арттырган. Зона бәйгеләрендә барлыгы 21 меңнән артык бала сәләтен күрсәтте.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/23/139283/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев