Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Алга максат куйганда, авыру киртә була алмый

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында иҗат төркемебез районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова белән берлектә инвалидларның тормыш-көнкүреш шартлары белән танышуын дәвам итә.

Беренче тукталышыбыз Фидәрис Тимеров гаиләсе. Алар безне ачык йөз, күтәренке кәеф белән каршы алды. Әйе, хәзер барысы да гади кебек кенә. Ә моннан 17 ел элек алар гаиләсен аяз көнне яшен суккандай була. Киләчәккә матур хыяллар корып,  яңа йортта яшәү турында хыялланган гаиләнең әйтерсең барлык планнары челпәрәмә килә. Бар нәрсәне үз куллары белән булдырырга гадәтләнгән гаилә башлыгы Фидәрис 2002 елның 2 июнь көнендә электр баганасына менгәч егылып төшә. Авыртудан күз аллары караңгыланган ир аңын җуя. Аны караган табиблар яшәсә, бары тик өч көн генә дигән катгый карар чыгара. Фидәриснең арка миенә зыян килгән була. Ходайның рәхмәте һәм яшәүгә теләге булган үзенең  ихтияр көче белән Фидәрис исән кала. Өч көн түгел, менә инде шул вакыттан соң, 17 ел үткән. 
–Башта урын өстендә уздырган ел ярым иң авыр һәм сынауларга дучар булган вакыт булды. Тормыш иптәшем Энҗегә бик зур рәхмәт. Ул минем терәгем дә, бар таянычым да. Аның ярдәме белән мин тормышны яратырга, төшенкелеккә бирелмәскә өйрәндем, – ди Фидәрис. 
2004 елда район җитәкчеләренең ярдәме һәм үзләренең тырышлыгы белән Казанда травматология институтында арка миенә пластинка куялар. Шуннан соң ул ныклап утырып тора башлый. Яшәүгә өмете тагын да арта. Фидәрис I төркем инвалид. Әмма ул мин инвалид дип кул кушырып утыра торганнардан түгел. 2005 елда үзләре һәм туганнары ярдәме белән йорт җиткереп чыкканнар. Фидәрис егылганда бер балалары булса, аннан тагын ике ул алып кайтканнар. Әйе, гаиләсе аның бар байлыгы, куанычы, мактанычы. Уллары инде үсеп, кул арасына керә башлаганнар. Олысы Азамат, бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итә. Икенче уллары Салават 6 сыйныфта укый. Төпчекләре – Вильдан  балалар бакчасына йөри. 
Фидәрис  мөмкин кадәр күбрәк вакытын уллары янәшәсендә үткәрергә тырыша. Аларны эшкә өйрәтә. Үзе дә гаиләсенә аз булса да керем булыр дип, аяк киемнәрен ремонтлый башлаган. Әлеге һөнәрне үзлегеннән үзләштергән ул. 
–Заказлар булып тора. Моның өчен махсус машинасын да булдырдым. Клиентларның күңелләре булырлык итеп эшләргә тырышам,–ди ул.– Шулай булгач, төшенкелеккә бирелергә вакыт юк. 

undefined
Чыннан да, Фидәрис тормыштан зарланып утыра торганнардан түгел.  Ул тулы канлы тормыш белән яшәргә ярата. Аның мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында узучы спорт ярышларында да катнашуын ишетеп, белеп торабыз. 
–Кул көрәшен яратам. Аның буенча көн дә шөгыльләнәм. Ярышларда катнашып, 6 тапкыр 1 урын алганыма медальләрем дә бар. Шулай ук коляскалар ярышында да катнаштым. Хәер, тормыш – үзе көрәш ул, –диде Фидәрис. 
Районның инвалидлар оешмасыннан бик нык ярдәм итүләре хакында да яшермәде ул. Әмма аны да борчыган проблемалар бар. 
–Социаль иминият бүлегенә ике тапкыр коляска сорап гариза яздым. Әле хаман да килмәде. Заказлар бик озак йөри. Шунысы борчылдыра. Чөнки мин коляскасыз ике кулсыз, –диде ул. 
Шулай ук шифаханәләргә юлламалар алу буенча да кыенлыклар булуын искәртте. Соңгы тапкыр шифаханәдә 2011 елда булган идем. Шуннан соң бара алганым юк. Анда баргач, күңел күтәрелеп, үзеңне очар кош кебек хис итеп кайтасың, ди ул. Чыннан да, моның буенча районда проблемалар җитәрлек. Бу хакта район хакимиятендә узган брифингта да телгә алганнар иде. 
Фидәриснең тормыш иптәше Энҗе дә төшенкелеккә бирелә торганнардан түгел. Ул иренә гел алга барырга көч биреп яши. 
–Мин Фидәриснең шушылай булса да, исән булуына чиксез шатмын. Ул – гаиләбездә хуҗа, балаларымның атасы. Минем ныклы таянычым. Аның җилкәләре ышыгында мин үземне якланган һәм сакланган итеп хис итәм. Шушылай булса да, ул тормышны ярата, хуҗалыкта булдыра алган кадәр эшли, тырыша. Моңа кадәр эре маллар да асрадык,  әле берничә ел элек кенә бетердек. Хәзер күпләп кош-корт үстерәбез. Аллага шөкер, эре эшләр булганда әниләр, туганнарым ярдәм итәргә генә торалар. Җыелып киләләр, булышалар. Алдагы көннәрне дә тигезлектә яшәргә язсын. Форсаттан файдаланып, минем районның инвалидлар оешмасына да рәхмәтемне әйтәсем килә. Нинди генә гозерләребез булса да, алар аны үтәргә тырышалар, ярдәм итәләр, –ди Энҗе. 
Ир кеше булса да, Фидәриснең дә күңеле тулган вакытлары аз түгел. Андый чакларда ул кулына гармун ала, Энҗесе кушылып җыр суза. Шул вакытта инде авырлыклар да, борчу-мәшәкатьләр дә юкка чыга...
Райондашларга бик күптәннән таныш булган Лилия Вәлиеваның улы Азат хакында да аерым тукталып китәсебез килде. 
Лилия үзенең актив тормыш алып баруы белән сәламәт кешеләргә дә үрнәк булып тора. Аның улы Азат та  әнисеннән калышмый. Азат Актанышның 1 нче мәктәбенең 7 сыйныфында белем ала. Дәрестән тыш вакытларын да файдалы уздырырга омтыла. Рәсем дәресләренә йөри, йөзү белән шөгыльләнә. 
–Йөзүгә кызык итеп кенә йөри башлаган идем, хәзер бик теләп шөгыльләнәм , – ди Азат. Бер ай эчендә йөзәргә өйрәндем. Әле күптән түгел генә Казан шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында йөзү ярышында катнашып 1 урын алдым. Бик сөендем, –ди Азат. 
Баласының уңышларын күрү, әни-әти өчен зур сөенеч ул. 
–Азатның 1 урын алуын ишеткәч, нык куандык. Мин үзем дә I төркем инвалид. Улым балачактан  инвалид. Шулай булса да, төшенкелеккә бирелмибез. Үзем өйдәге бар эшне дә эшлим. Ашарга да пешерәм, өен дә җыештырам. Ирем Инсаф белән китапханәгә дә йөрибез, Азатны да калдырмыйбыз, –ди Лилия. 
Әлеге гаилә хакында Фәйрүзә Разетдинова да җылы сүзләр генә җиткерде. 
Чөгәнә авылында гомер итүче, Актанышбаш башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Алсу Арсланова хакында да райондашларны якыннанрак таныштырасы килә. 
Алсу – тумышы белән Чөгәнә авылыннан. Кечкенәдән шук, тырыш кыз 1983 елда 13 яшендә бик каты авырый башлый. Ике ел вакыты хастаханәләрдә үтә аның. Аңа миастения диагнозы куялар. 1986 елда Мәскәүдә бик катлаулы операция кичерә. Вилочковая железасын алалар аның. Шуннан соң II төркем инвалидлык бирәләр.  Шул көннән башлап, гомер буе кыйммәтле дарулар эчәргә мәҗбүр ул. 
–Ул вакытта яшьлегем беләндер, мин моны артык авыр кичермәдем. Яшьтәшләремнән бер елга калышып булса да, мәктәпне көмеш медальгә тәмамладым. Аннан Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Аның икътисад бүлеген кызыл дипломга тәмалап, авылга эшкә кайттым. Колхозда 10 ел заправкада эшләдем. 2007 елда мәдәният йортына эшкә кердем. 2010 елдан мәдәният йорты мөдире булып эшлим, –дип үзе белән якыннан таныштырды

undefined

Алсу. 
Авырый башлагач, Алсу кул эшләре белән шөгыльләнә башлый. Төрле күргәзмәләрдә катнашып, урыннар да ала.  2016 елда үзен Актанышбаш авыл җирлегенң башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе итеп куялар. 
–Үзем мәдәният йортында эшләгәч, инвалидларны күбрәк мәдәният йортына тартырга, түгәрәкләргә йөртергә тырышабыз, –ди ул. 
Җирлектә  64 инвалид булып, шуларның 5 се–I, 8е–II, калганнары III төркем инвалидлар. Урын өстендә ятучылар саны өчәү. Ике инвалид бала бар. 
–Җирлегегездәге инвалидларны күбрәк нинди сораулар борчый дип кызыксындым аннан.
–Бик зур үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннәре юк алай. Күбрәк шифаханәгә юллама, ташламалы рецептка безгә кирәкле дару юк, шуңа социаль пакеттан баш тартабыз дип йөрүчеләр генә бар, – ди. 
Үзе исә социаль пакеттан бик теләп файдаланам. Чөнки куллана торган даруларым кыйммәт. Мин аларсыз яши алмыйм, ди. Алсуга тормышта ире Финус, әнисе һәм туганнары олы терәк. Аларның аңлавы, һәрвакыт ярдәм кулы сузуы нәтиҗәсендә ул уңышларга, куйган максатларына ирешә. Алсу чиккән кульяулыклар, урындык япмалары, мендәр тышлары күз явын алырлык. Ул аларны бар күңел җылысын биреп башкарган.  Өстәвенә чәчәкләр, гөлләр үстерергә ярата. Чөгәнә мәдәният йортын бизәүче гөлләр –Алсуның күңел халәтен дә чагылдыралар сыман. Җәй, көз айлрында мәдәният йорты тирәсен дә аның куллары белән үстерелгән чәчәкләр бизи. “Өй алдыбыз – гөлбакча” бәйгесендә дә урыннар яулыйлар. Әнә шундый тынгысыз тормыш белән яшәгәнгә, аңа авыруы да киртә була алмый. Алсу кебекләр тирәбездә күбрәк булсын иде дигән теләк белән кайтык без. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев