Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Алхәбәр! Җәмәгатьчелек тыңлавы: балалар язмышы уйландыра

11 май көнне Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советының утырышы узды, анда Актаныш районында авыр тормыш шартларында яшәүче балаларның җәйге сәламәтләндерү ялын оештыруда узган елгы эшчәнлеккә анализ, агымдагы елның җәйге чорына чаралар планы һәм эшнең торышы тыңланды. Җәмәгатьчелек советы эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, районы Җәмәгатьчелек советы әгъзалары, мәктәп...

11 май көнне Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советының утырышы узды, анда Актаныш районында авыр тормыш шартларында яшәүче балаларның җәйге сәламәтләндерү ялын оештыруда узган елгы эшчәнлеккә анализ, агымдагы елның җәйге чорына чаралар планы һәм эшнең торышы тыңланды.
Җәмәгатьчелек советы эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, районы Җәмәгатьчелек советы әгъзалары, мәктәп директорлары һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты. Утырышны район Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова алып барды.
-2016 елның май аенда «Актаныш районында авыр тормыш шартларында яшәүче балалар белән эшнең торышы турында» дигән темага район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев катнашында тыңлауларны үткәргән идек. Кызганычка каршы, районыбызда авыр тормыш шартларында яшәүче балаларның һәм тәртипсез яшәү рәвеше алып барып, балаларын карауга игътибар бирмәгән ата-аналар, шуның нәтиҗәсендә авыр хәлдә калган гаиләләр саны кимүе күзәтелми.
Үткән ел Җәмәгатьчелек советы авыр тормыш шартларында яшәүчебалаларны җәйге сәламәтләндерү чоры һәм кышкы каникуллар вакытында сәламәтлек саклау һәм ял итү оешмаларына юллама белән җибәрүне оештырырга дигән тәкъдим белән чыкты. Бүген шул тәкъдимнең үтәлешен тыңлап китәрбез. Һәм 2017 елның җәйге сәламәтләндерү чорына эш планнары белән ведомство җитәкчеләре таныштырып, катнашучыларга фикерләрен җиткерерләр, - дип, балаларның җәйге ялын оештыруда бергәләп эшләнәсе эшләргә игътибарны юнәлтте Зәмфирә Зиннур кызы.
Актаныш районында авыр тормыш шартларында яшәүче балалар белән эшнең торышы , быелның беренче кварталында эшләнгән эшләр белән районның КДН җитәкчесе - Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова таныштырды.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов районда авыр тормыш шартларында яшәүче балаларны 2016 елның җәйге ял чорында һәм 2017 елның кышкы каникулында да ялга тарту; 2017 елның җәйге сәламәтләндерү чорына планнар белән уртаклашты тыңлаулар барышында.
"Актаныш районының халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге" Дәүләт казна учреждениесе директоры Назыйф Салихов җәйге ял чорында яшүсмерләрне эшкә урнаштыру буенча хәл итәсе мәсьәләләргә ачыклык кертте.
Рәсәй эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Ания Ахунова 2017 елның жәйге чорында балаларның иминлеген тәэмин итүдә канун нигезендә эшләнәсе максатчан эшләре белән таныштырды.
Район опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Лена Фазлыева бүлекчә карамагындагы балаларның язмышларына, мисалларга тукталып, чыгышларны тулыландырды.
Тыңлауларның тәкьдимнәре, фикерләр тыңланып, һәр ведомство эшчәнлеге буенча эш оештыруда район Җәмәгатьчелек советының тәкъдимнәре җиткерелде.
Тыңлауларда күтәрелгән мәсьәләләр, балаларның җәйге ялын оештыруда эшләнәсе эшләр белән газетабызның алдагы санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев